16+

Конфет ашама, йөзем кап

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кибетләрдә ел әйләнәсе булып торса да, киптерелгән җимешләрне дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Дөрес итеп киптергән очракта аларда витаминнарның - 70, ә микроэлементларның 100 проценты саклана. Йөзем виноградта булган барлык витаминнарны да саклый. Аңарда С витамины, тимер, калий, натрий һәм магний күп. Йөзем солярийда кызынырга яратучылар өчен...

Конфет ашама, йөзем кап

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кибетләрдә ел әйләнәсе булып торса да, киптерелгән җимешләрне дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Дөрес итеп киптергән очракта аларда витаминнарның - 70, ә микроэлементларның 100 проценты саклана. Йөзем виноградта булган барлык витаминнарны да саклый. Аңарда С витамины, тимер, калий, натрий һәм магний күп. Йөзем солярийда кызынырга яратучылар өчен...

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кибетләрдә ел әйләнәсе булып торса да, киптерелгән җимешләрне дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Дөрес итеп киптергән очракта аларда витаминнарның - 70, ә микроэлементларның 100 проценты саклана.
Йөзем виноградта булган барлык витаминнарны да саклый. Аңарда С витамины, тимер, калий, натрий һәм магний күп. Йөзем солярийда кызынырга яратучылар өчен файдалы. Аңарда тән тиресен ультрашәмәхә нурланыштан саклаучы матдәләр бар. Эш шунда: ультрашәмәхә нурлар тәэсирендә тиредәге күзәнәкләрдә кислородның актив формалары - җыерчыклар «ясаучы» ирекле радикаллар барлыкка килә. Ә ирекле радикалларны виноград һәм йөзем бай булган флавоноид юк итә. Кайбер очракта йөзем виноградтан файдалырак та. Әйтик, аңарда тимер артыграк. Димәк, ул кан составын, бит тиресенең төсен яхшырта. Аңарда шулай ук йөрәк һәм кан тамырлары өчен кирәк булган калий да күбрәк. Йөзем ашказанын чистарта, салкын тигән вакытта ютәлне баса, бавыр һәм бөерләр эшчәнлеген яхшырта.
Диетада утыручыларга баллы ризыкларны йөзем белән алыштырырга була. Углеводларга бай булуы аркасында, ул ашыйсы килүне баса, шуның өстенә, бу углеводлар, конфет һәм торт кебек, гәүдә авырлыгын да тиз арттырмый. Йөземнең виноградтан тагын бер өстенлеге - теш эмаленә тәэсире. Теш табиблары виноградка бик сак карый. Шуңа да аны ашагач яки согын эчүгә үк авызны су белән чайкарга кушалар. Чөнки виноградтагы шикәр белән кислота теш эмален боза, кариес барлыкка килү куркынычын тудыра. Ә йөземгә бу хас түгел. Киресенчә, киптерү процессында аңарда бактерияләргә теш өслегендә берегеп калырга комачаулаучы матдәләр барлыкка килә.
Йөзем сайлаганда шуны истә тотарга кирәк: аның караңгы төстәге сортларында химик өстәлмәләр азрак була. Киптерү барышында хәтта яшел виноград та коңгырт төскә керә. Ә алтын төскә кертү өчен, җитештерүчеләр аны консервантлар белән эшкәртә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading