16+

Корица белән бал кушылмасы яман шештән саклый

Корица белән бал кушылмасы (бер өлеш корицага биш өлеш бал) ашказаны авыруларын җиңә, организмны вируслардан саклый, йөрәкне ныгыта.

Корица белән бал кушылмасы (бер өлеш корицага биш өлеш бал) ашказаны авыруларын җиңә, организмны вируслардан саклый, йөрәкне ныгыта.

Буыннар авыртканнан: бер стакан җылы суга бер аш кашыгы бал һәм ярты чәй кашыгы корица салыгыз. Эчемлекне һәр көн иртән һәм кич эчегез.

Начар холестеринның күләмен киметү өчен, чәегезгә бер чәй кашыгы бал белән бер чеметем корица салыгыз.

Салкын тигәннән: көненә өч тапкыр бер аш кашыгы балга 1/4 аш кашыгы корица кушып ашагыз.

Арыганлыктан: бер стакан җылы суга бер чәй кашыгы бал һәм ярты чәй кашыгы корица салып эчегез.

Яман шешкә каршы: һәр көн бер аш кашыгы балга бер чәй кашыгы корица кушып ашагыз.

Йокысызлыктан: бер стакан җылы сөткә бер аш кашыгы бал, ярты чәй кашыгы корица һәм әз генә мөшкәт чикләвеге (мускат) салып, йокларга ярты сәгать кала эчегез.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading