16+

Крыжовник куаклары арасына сарымсак утыртыгыз

Гадәттә, бакчаның күләгәле урыны буш кала. Анда бакчачылар нәрсә дә булса утыртырга шикләнә.

Крыжовник куаклары арасына сарымсак утыртыгыз

Гадәттә, бакчаның күләгәле урыны буш кала. Анда бакчачылар нәрсә дә булса утыртырга шикләнә.

Алмагач, слива төбенә, карлыган яки крыжовник куаклары арасына сарымсак утыртудан куркырга кирәкми. Аның башлары ваграк була, әмма буш урын тик ятмый. Петрушка, сельдерей, кинза, бөтнек, любисток, эстрагон, мелисса, тимьян да күләгәле урында үсә ала. Күпьеллык суган да күләгәле урында үзен яхшы хис итә.

Керәннең күләгәләр патшасы икәнен дә беләсездер. Ирга, балан, кара миләш, зелпе, гөлҗимеш куаклары да күләгә белән дуслаша ала. Ә менә ярымкүләгәле урынга утыртылган кызыл карлыганның җимеш­ләре соңрак пешә.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading