16+

Кунакка чакырсалар, икеле-микеле җавап бирмә! (ӘДӘП КАГЫЙДӘЛӘРЕ)

Кунакка чакырсалар, икеле-микеле җавап бирмәгез. Киләсез икән – әйе, юк икән – юк. Хуҗаларга бу кунакларның санын төгәл билгеләү өчен кирәк.

Кунакка чакырсалар, икеле-микеле җавап бирмә! (ӘДӘП КАГЫЙДӘЛӘРЕ)

Кунакка чакырсалар, икеле-микеле җавап бирмәгез. Киләсез икән – әйе, юк икән – юк. Хуҗаларга бу кунакларның санын төгәл билгеләү өчен кирәк.

Үзегез белән бүләк яки күчтәнәч алыгыз. Аны хуҗаларга алган булсагыз, үзләренең кулына тоттырыгыз. Табынга дигәнен өстәлгә куегыз.

Өйгә кергәч, кунаклар белән генә түгел, башка кунаклар белән дә исәнләшегез.

Үзегез белән, хуҗаларны кисәтмичә яки рөхсәт сорамыйча, балаларыгыз, туганнарыгызны алып килмәгез.

Киемегез үтүкләнгән, чиста булсын.

Хатын-кызлар үтә күренмәле, кыска, муен һәм күкрәк өлеше артык ачык булган кием кимәсен.

Кунакка соңга калмыйча, вакытында килегез. Тоткарланырга туры килсә, ярты сәгатьтән дә соңга калмагыз. Әйтелгән вакытка килә алмасагыз, хуҗаларны кисәтегез.

Табын артына утыргач, өстәл аша кул биреп күрешмиләр.

Күп сөйләмәгез.

Авыру яки башка проблемалар, шәхси мөнәсәбәтләр турында сөйләшмәгез.

Кешеләр янында иннек сөртеп, чәч рәтләп утырмагыз.

Иртәрәк китәргә кирәк булганда, бөтен өстәл артына әйтмичә, хуҗаларны гына кисәтеп китегез.
 Башкалар белән баш кагып кына саубуллашыгыз.

Кунакта озаклап утырмагыз.

Рәхмәт әйтеп китәргә онытмагыз.

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading