16+

Кычытканлы сөтле аш пешерү ЫСУЛЫ

Быелгы сыман кычытканны беркем дә көтмәгәндер. Хәйран ялындырып кына баш төртте ул. Җәйне, яшеллекне шул тиклем юксындык, хәтта кычытканны әнә шулай көтеп алдык.

Кычытканлы сөтле аш пешерү ЫСУЛЫ

Быелгы сыман кычытканны беркем дә көтмәгәндер. Хәйран ялындырып кына баш төртте ул. Җәйне, яшеллекне шул тиклем юксындык, хәтта кычытканны әнә шулай көтеп алдык.

Кычыткан ашы да сагындырган икән. Аны һәркем үзенчә пешереп, яз көне ким дигәндә өч тапкыр ашап калырга тырыша. Күп төрлесен ашаган да, күргән дә бар, шулай да Балтач районы Сосна авылыннан Гөлсәрия Сабитованың кычыткан ашы бөтенләй үзгә кебек тоелды. Сезгә дә тәкъдим итим әле.

Гөлсәрия аны сөттә пешерә икән. Сөт кайнап чыккач, кыздырып суган салабыз, берничә генә бәрәңге турыйбыз һәм аз гына дөге салып җибәрәбез. Дөге пешеп җиткәндә кычыткан, укроп, яшел суган салабыз.

- Яз көне бәрәңге бик тәмле булмый. Бәрәңгеле аш яратсагыз, дөге салмагыз, бераз гына йомырка туглап җибәрсәгез дә була, - ди Гөлсәрия.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading