Шәһри Казан

Кышка кергәндә балан аша

Бакчага ямь биреп утырган кызыл балан һәм миләш тәлгәшләре кышка керер алдыннан безне соңгы витамин һәм микроэлементлар белән баетып калырга ашыга. Ачы җимешләр саналганга, безнең аларга артык исебез китми шул. Шуңа да күбебезнең бакчасында җыелмый да калалар. Ә кайберәүләр исә әлеге җимешләрдән кайнатма ясый, бәлешен пешерә. Тик бу очракта пешкән...

- Фирая ханым, балан, миләш, сырганак ише ачы җимешләрдән ясалган кайнатманы дәвалану максатыннан куллану дөресме?
- Җимешләрне саклауның иң яхшы ысулы - суыткычта катыру. Болай иткәндә аларны теләсә кайсы вакытта файдаланырга була. Шул ук вакытта витаминнары һәм микроэлементлары да саклана. Шуңа да мин кайнатма файдалыракмы, бәлешме дигәндә, аларны баскычлап атап үтәр идем. Беренче урында, әлбәттә инде, җимешнең үзен ашау. Икенчегә алардан морс ясауны, өченче урынга кайнатмасын, дүртенчегә компотын, иң соңыннан бәлешен куям. Морсны берничә төрле җимештән ясасагыз, тагын да файдалырак. Әйтик, кызыл һәм кара миләш, балан, сырганак, нарат җиләге, гөлҗимеш, мүк җиләген аз-азлап алыгыз да өстенә чиста чишмә суы яки кайнатып суытылган су салып куегыз. Кайнар су салсаң, витаминнары югала. Мондый морсны атнага бер-ике тапкыр гына ясап эчәргә мөмкин. Иммун системасы өчен бу менә дигән чара.
- Балан кан басымы түбән булганнарга ярамый, диләр...
Әйе, ул кан басымын төшерә. Балан шулай ук буыннары авыртканнарга да ярамый. Тик бу гомумән куллану тыела дигән сүз түгел. Аның чамасын гына белергә кирәк. Бер аш кашыгы баланга бер чәй кашыгы бал кушып кабу беркемгә дә зыянлы түгел. Иртә-кич шуны кабып куярга мөмкин. Әмма балга аллергия юкмы, шуны да истә тотыгыз. Аның каравы балан гипертониклар өчен әйбәт. Ашказаны кислоталылыгы югары булган кешегә, ашказаны-эчәклек тракты белән проблемалары булганнарга, холецистит вакытында сырганакны куллану киңәш ителми. Бавыры авыртканнар өчен дә бик кулай түгел. Андыйлар ачы җимешләрне бөтенләй дә ашый алмый. Аларга компот кайнатып эчәргә тәкъдим итәм. Канның ою сәләте югары булганнарга исә миләшне сак кулланырга кирәк. Тик шуны әйтәсем килә: миләш составындагы аскорбинка күләме буенча күп кенә цитруслыларны да узып китә. Димәк, берәүләр өчен файдасы күп. Ә икенчеләр өчен зыяны да бар. Шуңа да аларны куллануның иң дөрес юлы - барысын аз-азлап кушып, морс ясау. Әйткәнемчә, бу очракта аларның бернинди дә зыяны юк. Бигрәк тә кышка кергәндә. Көннәр суыткач, салкын тидереп авыручыларның саны арта. Ә алда санап киткән җимешләр С витаминына бик бай.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: