Шәһри Казан

Кыяр сусыл булсын өчен, бал кортлары кирәк

Арча районы Түбән Аты авылының тау битендә биш гектар мәйданда теплицалар тезелеп киткән. Биредә алтынчы сезон рәттән Дамир Хәлиуллиннар гаиләсе кыяр үстерә. Быел беренче уңышны 7 мартта алганнар, шуннан бирле көн саен кыяр төягән машиналар Казанга юл ала.

- Иртәнге биштә кыярны җыябыз, үзебезнең алты кибет бар, шул сату нокталарында гына калдырабыз да барлык уңышны диярлек шәһәргә озатабыз. Күпләп алучыга җибәрү мәшәкатьсезрәк. Кибет саен таратып йөри башласаң, товарның сыйфаты югалып бетә, - ди Дамир Хәлиуллин. - Әлбәттә, сорап килүчеләр булса, кире бормыйбыз. Безнең кыяр иң тәмлесе, бу турыда сатып алучылар гел әйтеп торалар. Кыярның тәмле булуы бик күп төрле факторларга бәйле: мәсәлән, бал корты серкәләндергән кыяр сусыл була. Мин белгечлегем буенча инженер. Колхозлар таралгач, кибетләр ачтык, әле дә бар алар, ләкин бу эш миңа ошамый. Үземнең ни дә булса җитештереп сатасы килү теләге Туймазыга илтеп җиткерде. Анда теплица хуҗалыкларын күреп, шуннан «янып» кайтып, шушы эшкә кереп киттек.

Реклама

Бүгенге көндә алар 1 кв метр мәйданнан 25 килограмм кыяр уңышы ала. Быел ачык грунтта кыяр үстереп, шуны тозлау цехы ачарга дип хыялланалар. Бакча җиләге, кура җиләге үстереп сатарга да планлаштыралар.

Дамир Хәлиуллин халыкны кыярлы гына түгел, эшле дә иткән, аның хуҗалыгында 60 кеше хезмәт куя.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: