16+

Кырыныр алдыннан душ кермәсәгез дә, битне яхшылап юыгыз

Һәр ир-егет үзенә туры килә торган кырыну җайланмасын сайлый.

Кырыныр алдыннан душ кермәсәгез дә, битне яхшылап юыгыз

Һәр ир-егет үзенә туры килә торган кырыну җайланмасын сайлый.

Элеккеге кырыну җайланмалары тире өслегендәге йоннарны яхшы кисә, ә электр ярдәмендә эшли торган, битне күбек белән юешләтмичә кырына торган җайланмалар куркынычсызрак санала. 

Тән өслеген юешләтми кырына торган җайланма сайлаганда, аның ничә башлы  булуын карагыз. Кайберләре бары тик кырыну өчен генә, икенче берәүләр триммерлы да була. 

Моннан тыш өч башлы кырынгычлар бар. Алар тизрәк эшли, әмма бәяләре дә кыйммәтрәк. 
Кырынгыч сайлаганда, аның эшләү тизлегенә дә игътибар итегез. Кырынгыч тәнгә ни кадәр азрак кагылса, шул кадәр яхшырак. Ә моның өчен тиз эшли торган кырынгыч сайларга киңәш ителә. 

Кырынгычның размеры да мөһим. Әгәр ерак юлларда, чит шәһәрләрдә еш йөрисез икән, кечерәк, үзегез белән алырга уңай булган кырынгычны сайлагыз. Аның электр ярдәмендә дә, аккумулятор белән дә эшли ала торганнары кулай булыр. 
Дерматологлар иртән кайнар душ кергәннән соң кырынырга киңәш итә. Пар һәм кайнар су тән тиресен йомшарта һәм сакалны кыру җиңелрәк, нәтиҗәлерәк булачак. 

Кырыныр алдыннан душ кермәсәгез дә, битне яхшылап юарга, одеколон яисә лосьон сөртергә кирәк. Кырынганчы битнең кипкәнен көтәргә. 
Кырынганда беркайчан да ашыкмагыз. Электр кырынгычы белән кулланасыз икән, кырынгыч тән тиресенә кагылып кына китәргә тиеш. Катырак бассаң, ул  сакал-мыек өстеннән “шуып” кына йөриячәк, ә төкләр киселмәячәк. 
Кырынып беткәннән соң махсус лосьон кулланырга онытмагыз. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading