16+

Кыш көне дә сусыл яшел суганнан аерыласыбыз килмәсә, аны тәрәзә төбендә үстерергә була

Күпкатлы йортлар дисәгез бер хәл, суган күпкатлы булмый ул, дип әйтергә ашыкма әле, укучым. Табигатьтә могҗизалар бихисап бит ул.

Кыш көне дә сусыл яшел суганнан аерыласыбыз килмәсә, аны тәрәзә төбендә үстерергә була

Күпкатлы йортлар дисәгез бер хәл, суган күпкатлы булмый ул, дип әйтергә ашыкма әле, укучым. Табигатьтә могҗизалар бихисап бит ул.

Күп яруслы суганны халык телендә “Терене тудыручы”, “Египет суганы”, “Картайтмаучы могҗиза”, ”Умырзая суган” дип тә атап йөртәләр. Аны Кытай селекционерлары гади баш суганны батун белән кушылдырып китереп чыгарган икән. Ул картаюны булдырмый торган табигый коллагеннарга бай, төрле вирусларга каршы тора алучанлыгы белән үзенчәлекле һәм барыбызның да канына тоз салган, котын алган  коронавирус зәхмәте белән көрәшкән бүгенге көндә аеруча актуаль.

Хатын-кызларның тән тиресен вакытыннан иртә картаюдан сакласа, көчле затларга ирлек көчен арттырырга, мәни бизе авыруларын алдан кисәтергә булыша икән. Короновирус чиренә тарыган, хәтта авырып терелгән, онкологик авырулар кичереп, химия терапиясе алган танышларымның чәчләре бик нык коела. Әлеге суган кабыгын вакланган имән кайрысы белән катнаштырып, акрын утта бер сәгать кайнатып суыткач, чәчләрне ныгыта, яңаларын үстерә торган бер дигән төнәтмә барлыкка килә.

Күп яруслы суган салкыннан курыкмый, хәтта кар астында үсеп утыра. Кар эрүгә, сусыл, тәмле, башка төрле суганнарның кыягыннан төчерәк булган витаминлы яшел кыякларын кисеп ашый башлыйбыз. Хәтта кара көздә дә яшәреп утыра, кар яуганчы витамилы кыяклары белән сыйлый ул. Тиешенчә ашлап, сугарып, тукландырып торганда, күп яруслы суган бер урында җиде-сигез, хәтта ун елга чаклы уңыш бирергә сәләтле, дип язганнар.

Суган утыртыласы түтәлне черемә һәм көл белән әйбәтләп ашлап, казып чыгабыз. Буразначыклар сызабыз. Икенче ярустагы бүлбеләрен аралап, чемчекләрне фитоспорин яки марганцовка эремәсендә зарарсызландырып, көл суында тукландырып, араларын 10-15 см калдырып, 5 см тирәнлектә тезеп утыртабыз. Рәт араларын 18-20 см калдыру кулай. Аны көздән утыртып калдыру отышлы, хәер, язын утыртсак та була. Беренче елда ул күпсанлы яшел кыяклар гына үстерә.

Икенче елда туфракта иркенләп тамыр җәйгән суганчасыннан тишелеп чыккан көпшәсыман кыякларыннан көчле уклар җибәрә. Шул укларның очында, бергә укмашкан 5 суганнан торган баш суганнары формалаша. Суганнар авырлыгы аркасында җиргә чаклы бөгелеп, очлары туфракка тисә, алар шунда  берегеп үсеп китеп, түтәлне куертачаклар, ана үсемлекне хәлсезләндерәчәкләр. Мондый хәл килеп тумасын өчен, күп яруслы суганны койма кырыендагы рабицага яки шпалерага бәйләп куеп үстерергә туры килә. Иң кызыгы шунда: һавада үскән суганнар, тулышып җиткәч, үзләре дә төрле якка уклар җибәрә һәм очларында янәдән укмашлы баш суганнар пәйда була. Болары ваграк, әмма ашарга яраклы, иң мөһиме бер дигән сау-сәламәт утырту материалы. Алар киләсе язга чаклы бик әйбәт саклана.

Икенче яруста үскәннәре чемчекккә охшаган. Утырту материалы кирәкмәсә, икенче яруста суганнар ярала башлагач, укмаштагыларның иң нәниләрен саклык белән генә борып өзеп алабыз. Сирәкләгәннән калганнары кинәнеп үсеп китә. Өлгереп җиткәч, зурлыгы ягыннан беренче ярустагыларыннан әллә ни калышмый. Боларның формасы түгәрәгрәк, кабыклары аксылрак, сабаклары катырак була. Туган җирендә, уңайлы шартларда бу суган өченче яруста да уңыш бирә икән. Ә безнең тотрыксыз климат шартларында ул ике яруста башларын өлгертә. Бер төптән берничә ук чыгарып, һәркайсында 10ар (ике яруста да бишәр данә) данә суган үстереп җиткерүен исәпкә алганда, бу суганның уңдырышлылыгы шаккатырлык. Туфракта үсүче ана суган бөтен көчен балаларына биргәнгә күрә, үзе эре булмый, диаметры 3,5-4 см дан артмый.

Июль азагы-август башында  аларны төптән үк кисеп, беренче һәм икенче яруста формалашкан укмашлы суганнарын секатор белән укларыннан аерып алып, киптерергә куябыз. Кыш көне  дә  сусыл яшел суганнан аерыласыбыз килмәсә, аны тәрәзә төбендәге савытта үстерергә була. Тиз тишелә, сусыл кыягы күп була. Суны артык сибеп җибәреп, тамырларын черетә күрмәгез. Кышын яктылык җитмәгәнгә күрә, өстәмә яктыртырга туры килә. Сүз дә юк, бу чорда ул һавадагы бүлбеләрен үстерә алмаячак. Дундурут чыгарырга омтылуын сизеп алуга, угын өзеп ташлыйбыз. Бу хикмәтле суганның утырту материалын бакчачылыкка махсуслашкан  кибетләрдән табарга була. Кыш буе татлы яшел кыяклар белән сыйланасыгыз, җәй көне мул уңыш аласыгыз килсә, ашыгыгыз, әле соң түгел.

Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото:https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading