16+

Кышка бергәләп әзерләник- бик тәмле рецептлар тәкъдим итәбез

Бакчада ташкабак, помидорлар күбәеп киттеме? Әйдәгез, бик тәмле салат ясыйбыз.

Кышка бергәләп әзерләник- бик тәмле рецептлар тәкъдим итәбез

Бакчада ташкабак, помидорлар күбәеп киттеме? Әйдәгез, бик тәмле салат ясыйбыз.

Ташкабактан аджика 
Аджика өчен кирәк була: 3 кг ташкабак, 500 гр кишер, 500 гр татлы борыч, 5 баш сарымсак, 1,5 кг помидор, 2,5 аш кашыгы төелгән кызыл борыч,  100 гр шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 200 гр үсемлек мае. Помидорны иттарткыч аша чыгарырга.  

Ташкабакның тышын әрчеп, шулай ук иттарткыч аша чыгарырга. Шулай ук борыч, кишерне дә иттарткычтан чыгарып, яшелчәләрне бергә кушып бутарга. 
Сарымсакны вак угычтан чыгарырга. 

Яшелчәләрне бергә кушып бутарга. Тоз, шикәр комы, май салып, вакыт-вакыт бутап, акрын утта 40 минут пешерергә. 
Аннан кызыл борычны салып, аджиканы тагын 10 минут кайнатырга.  

Салатны кайнар килеш банкаларга тутырырга.

Сарымсаклы соустагы баклажан 
Кышка баклажанны сарымсаклы соуста әзерләү өчен: 3 кг баклажан,  2 кг татлы борыч, 200 гр үсемлек мае, 100 гр сарымсак, 1,5 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 9 процентлы 120 мл аш серкәсе,  250 мл кайнаган кайнар су, 2 әче борыч кирәк булачак. 

Баклажаннарны юып, эре итеп шакмаклап турарга. Тоз сибеп, 30 минутка калдырырга.
Соус өчен: татлы борычны, сарымсак, әче борыч белән бергә иттарткычтан чыгарырга. 
Тоз, шикәр комы, үсемлек мае, су салып, барысын бергә бутарга. 
Соусны акрын утка куярга. 

Баклажанны салкын суда юып,  соус кайнап чыккач, шунда салырга. Акрын утта 15 минут кайнатырга, акрын гына бутарга.  
Азактан аш серкәсе салып бутарга һәм кайнар килеш банкаларга тутырырга.

 Помидордан  соус 
Соус өчен кирәк була: 3 кг помидор, 1 кг татлы борыч, 500 гр кишер, 150 гр әче борыч, 3-4 тырнак сарымсак, 200гр үсемлек мае, 1 чәй кашыгы төелгән борыч, 3 аш кашыгы тоз, тәменчә яшел тәмләткечләр. 

Яшелчәләрне юып, иттарткыч аша чыгарырга. Тирән кәстрүлгә салып, тоз, үсемлек мае кушып бутарга һәм акрын утка куярга.  
Кайнау кергәннән соң 30 минут чамасы пешерергә. Аннан төелгән борыч,  яшел тәмләткечләр салып бутарга һәм 10 минут кайнатырга. Катнашманы бутап торырга онытмагыз, төбе көяргә мөмкин.  

Соусны кайнар килеш банкаларга тутырырга.

Фото: https://ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading