16+

Кышка каплап калдырган чәчәкләрне мартта ук ачарга ашыкмагыз

Март каршылыклы ай. Бакчачыларның күбесе аны кыш ае дип саный. Әмма март бик җылы килгән еллар да аз түгел.

Кышка каплап калдырган чәчәкләрне мартта ук ачарга ашыкмагыз

Март каршылыклы ай. Бакчачыларның күбесе аны кыш ае дип саный. Әмма март бик җылы килгән еллар да аз түгел.

Көндез җылы булып, кичкә туңдыра  һәм чәчәкләр үстерергә яратучылар күпьеллык үсентеләре туңмыймы, черемиме икән дип борчыла башлый.
Ландшафт буенча дизайнер Ольга Воронова фикеренчә, кышка каплап калдырган чәчәкләрне мартта ук ачарга ашыгырга түгел. Бигрәк тә бу роза һәм клематиксларга кагыла. Җилләтү белән дә сак булырга кирәк, ди белгеч. 

“Һава торышын күзәтегез. Март бик мәкерле. Температура югары булып, кар очмаса да,үсемлекләрне ачып җилләтү куркыныч. Акрын искән җил дә чәчәкләрне туңдырырга мөмкин. Шуңа да җилләтер өчен һава температурасы 5,  иң яхшысы, 7 градустан югары булган көннәрне сайларга. Әлбәттә җил булмаска тиеш. Кире япканда, кар эчке якка кереп калмасын, чөнки дымлылыкны арттырруы бар. Ә бу үсемлекне черетергә мөмкин”, - ди Воронова.

Әгәр чәчәклектә кар эреп беткән урында булып, якын көннәрдә бураннар көтелми икән, чәчәкләрне каплаган өске катламны ачарга ярый. Әмма нарат ботаклары, мүлчәләрне  туфрак эрегенчегә кадәр булса да калдырырга кирәк, дип киңәш итә белгеч. 

Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading