16+

Кытайча сәламәтлек серләре: җылымса сулы душ кереп, йокларга ятыгыз

Борынгы заманнардан ук халык дәвачылары табигый факторларга өстенлек бирелә.

Кытайча сәламәтлек серләре: җылымса сулы душ кереп, йокларга ятыгыз

Борынгы заманнардан ук халык дәвачылары табигый факторларга өстенлек бирелә.

Төп таянычлары: шифалы үләннәр, чиста җылы су, биоактив нокталарны дөрес итеп массажлау. 

Чин медицинасы  галимнәре фикеренчә, тәүлек икешәр сәгатьтән торган циклларга бүленә. Бу сафсата түгел, ә гасырлар дәвамында сыналган,  фәнни яктан нигезләнгән биоритмнар расписаниесе. 

23-3 сәгатьләр аралыгында организм ныклап ял итә, хәл җыя. Бу вакытларда  дофамин, серотанин кебек бәхет гормоннары эшләп чыгарыла. Кеше тәмле төшләр күрә, көч-куәт туплый. 

Татлы йокыга талган кешенең үт куыгы меридианы 23-1 сәгатьләр аралыгында актив эшли. Әгәр бу вакытта уяу булсак, үт суы начар бүленеп чыга, куера,  үт куыгында ташлар ясала, ашкайнату-эчәклек  системасында җитди проблемалар барлыкка килә. 

Төнге 1дән 3 кә чаклы бавыр эшчәнлеге активлаша. Төнне йокысыз уздырсак, ул да иза чигә. Үзендә авыртуны сизүче нерв рецепторлары булмаганга күрә, соңгы стадиягә кергәнче, үзенең чирле булуы турында чаң кага белмәүче бавырыбызга  зыян килә. Бавырыбыз сау-сәламәт булсын өчен, төн йокысының тулыканлы,  сыйфатлы булуы фарыз. 

Төнге 3 тән иртәнге 5 кә чаклы үпкәләр актив эшли, канны кислородка баета, углекислый газ бүлеп чыгара. Бу вакыт аралыгында энергия һәм  тамырлардагы кан  агышы  талгынлык халәтеннән  чыгып, дәртлерәк хәрәкәтләнү фазасына керә. Эчке энергия җай белән генә  бөтен органнарга тарала башлый. Бу вакытта да кеше йокларга, органнары ял итәргә  тиеш. 

Иртәнге 5 тән 7 гә кадәр юан эчәк меридианы активлаша. Ул  тәүлек дәвамында эчәклекләргә тупланган калдыклардан бу вакытта җиңелрәк арына. Белгечләр фикеренчә, кеше олы йомышын һәр көнне  йомышларга тиеш. Эч кату сәбәпле, бу эшне даими  башкармасак, тизәктәге агулар капиллярлар аша канга сеңә. Юан эчәк үз функциясен вакытында үтәмәсә, нечкә эчәклекләрдә   тоткарлык пәйда була. Өстәлебездән тупас азык җепселләренә бай кәбестә (аеруча әчетеп тозланганы һәм брокколи), чөгендер, салат яфраклары, яшел тәмләткеч үләннәр төшмәсен иде. Катык белән  йогуртны үз итү, әчетелгән сөт ризыгында  бүрттерелгән җитен орлыгын курслап  эчеп чистарыну - эчәклекләргә зур ярдәм. Йокыдан торуга бер стакан җылы су эчеп җибәрүне гадәткә кертсәк,  югарыда аталган проблемалар җиңелрәк хәл ителер. 

Иртәнге ашны 7 дән 9 га чаклы ашау хәерле. Бу вакытта  ашказаны меридианы эшчәнлеге  актив фазага керә һәм  үз вазыйфаларын тиешенчә башкара ала. Монда ризык кислоталар ярдәмендә зарарсызландырыла, вакланып, күпмедер таркатылып, уникеилле эчәккә озатыла. Азык кабул иткәннән соң, талак та активлаша.

9 дан 11 гә чаклы ашказаны асты бизе эшчәнлеге  актив була. Одиев ноктасы аша узып, үт суы белән бу бизнең секрециясе катнашуы  тәэсирендә,  уникеилле эчәклектә  ризыкның составы   нейтральләшә. Бу вакыт аралыгында баш миебез  яхшы эшли. 

11 дән 13 сәгатькә чаклы йөрәк меридианы  активлаша. Табиблар бу вакытны төшке ашка һәм кыска вакытлы ялга багышларга киңәш итә. Аз гына черем итеп, хәл җыеп алсак,  кичкә кадәр эшебез гөрләп барырлык энергия тупларбыз.

13-15 сәгать аралыгында нечкә эчәкләр активлаша. Алар  азыктагы  файдалы матдәләрне үзләштереп, бөтен органнарның  тулыканлы эшчәнлеген тәэмин итүче  тормыш артериябезгә – кан тамырларыбызга тапшыра. Бу сәгатьләрдә канны сыеклау, тамырлары иминлеген саклау максатыннан, җылымса суны күбрәк итеп эчәргә киңәш ителә. 

Агуларны, шлакларны табигый юл белән тышка чыгаручы төп каналларның берсе булган сидек куыгы меридианы 15-17 сәгатьләрдә актив була. Әйбәтрәк чистарыну өчен,  янәдән чиста җылы су эчеп куярга кирәк. Бу вакытта кеше организмы физик йөкләнешкә әзер, чыдам була икән. Спорт белән шөгыльләнү өчен дә кулай.

17-19 сәгатьләрдә бөерләр актив эшләгәнгә күрә, сидек ясалу процессын тизләтү, кандагы  агуларны, шлакларны әйбәтрәк кудырып чыгару өчен, янәдән җылы су эчәргә киңәш итәләр.  

19- 21 сәгатьләрдә йөрәк перекарды активлаша. Шуңа күрә йөрәк турысына җиңелчә массаж ясау өчен кулай. Бу вакытта  гаилә белән саф һава сулап керү, җай белән генә җәяү йөрү файдалы. 

21-23 сәгать аралыгын табиблар “өч җылыткыч  вакыты” дип атап йөртә. Китап укып, талгын музыка тыңлап, тыныч кына үзара  гәпләшеп, җылымса сулы душ кереп, йокларга әзерләнү өчен әйбәт вакыт  ул. Яман  төшләр кермәсен өчен, урынга ятар алдыннан,  ярсыткыч дыңгырдавык музыка тыңламау, спиртлы эчемлекләр эчмәү, төнгә каршы  зур каллорияле итле-майлы, камыр ризыклары белән ашказанын дыңгычлап тутырмау, тетрәндергеч эчтәлекле детектив китаплар укымау, куркыныч сюжетлы кинолар карамау хәерле. Нәтиҗәлелеге  гасырлар дәвамында сыналган, табигый биоритмнарны исәпкә алып төзелгән яшәеш графигыннан тайпылмасак, эшләребез уң,  тормышыбыз бәрәкәтле, үзебез  сау-сәламәт, күңелебез шат,  гомеребез озын булыр дип өметләнәм.   

Хәмидә Гарипова.Казан
Фото: https://www.freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading