16+

Кыяр тозлау рецепты

Танылган аш-су блогеры Мәрьям Миңнегулова кыяр тозлау рецептын тәкъдим итә.

Кыяр тозлау рецепты

Танылган аш-су блогеры Мәрьям Миңнегулова кыяр тозлау рецептын тәкъдим итә.

Банкаларны парландырам, кыярларны юам, салкын суда бераз тотам. Банкаларга укроп, карлыган яфрагы, чия яфрагы, сарымсак һәм кыяр тутырам. Өстенә кайнаган су салам, 15 минут тотам. Аннан бу суны түгәм. Рассолын аерым ясыйм. Ике литр суга ярты стакан шикәр комы, ярты стакан 9 процентлы уксус, ике аш калагы ярым тоз салып кайнатып чыгарам да банкага салам. Тәмләткечләрне үзегезгә карап салыгыз, кибет тәмләткече дә ярый, мин инде борычлар, кәнәфер салып ябам.

Фото: http://pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading