16+

“Кыяр тозлау рецептын көтәсез, беләм...”

Танылган аш-су блогеры Мәрьям Миңнегулова кыяр тозлау рецептын тәкъдим итә.

“Кыяр тозлау рецептын көтәсез, беләм...”

Танылган аш-су блогеры Мәрьям Миңнегулова кыяр тозлау рецептын тәкъдим итә.

“Кыяр рецепты көтәсез, беләм”, – дип язган ул үзенең социаль челтәрендә. “Банкаларны парландырам, кыярларны юам, салкын суда бераз тотам. Банкаларга укроп, карлыган яфрагы, чия яфрагы, сарымсак һәм кыяр тутырам. Өстенә кайнаган су салам, 15 минут тотам. Аннан бу суны түгәм. Рассолын аерым ясыйм. Ике литр суга ярты стакан шикәр комы, ярты стакан 9 процентлы уксус, ике аш калагы ярым тоз салып кайнатып чыгарам да банкага салам. Тәмләткечләрне үзегезгә карап салыгыз, кибет тәмләткече дә ярый, мин инде борычлар, кәнәфер салып ябам. Бу рецептны миңа туганым биргән иде, аңа рәхмәтләр әйтеп ябам”, – дип язган ул үзенчә кыяр тозлауны. Ә сез нинди рецептлар белән уртаклаша аласыз?

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Хәерле иртәләр, дускайларым!! Кыяр рецепты көтәсез беләм, бүген иртән иртүк Сезнең өчен сторислар төшердем, кереп карагыз эшләнешен. Банкаларны парландырам, кыярларны юам, салкын суда бераз торды. Банкаларга салам укроп, карлыган яфрагы, чия яфрагы, сарымсак һәм инде кыяр. Өстенә салам кайнаган су, 15 минут тотам. Бу суны түгәм помойгааааа. Хәзер инде рассол ясыйм. Ике литр суга ярты стакан шикәр комы(песок) , ярты стакан 9 процентлы уксус, ике аш калагы ярым тоз салып кайнатып чыгарам да банкага салам. Тәмләткечләрне үзегезгә карап салыгыз, магазин приправасы да ярый, мин инде борычлар, кәнәфер салып ябам. Менә шул. Бу рецептны миңа туганыбыз биргән иде, аңа рәхмәтләр әйтеп шулай ябам. Сезгә ошый икән минем күңел тыныч. Сезне яратып Мәрьямегез. Сездән лайклар дускайларым.

Публикация от Марьям Миннегулова,Миләушә (@mariamminnegulova)

 

Фото: https://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading