16+

Кызыл чөгендер: балаларга – 5 яшьтән үк бирегез

Кызыл чөгендер винегрет, борщ, “тун астындагы” селедка кебек ризыкларда алыштыргысыз яшелчә санала.

Кызыл чөгендер: балаларга – 5 яшьтән үк бирегез

Кызыл чөгендер винегрет, борщ, “тун астындагы” селедка кебек ризыкларда алыштыргысыз яшелчә санала.

Өстәвенә, ул бик файдалы. Аның составында бор, марганец, тимер бар. 

Кызыл чөгендер кан әйләнешен яхшырта, эчәклекләр эшчәнлеген җайга сала. Моннан тыш бавыр яхшы эшләсен өчен дә кызыл чөгендер ашау файдалы. Ябыгырга теләгәннәргә дә ул менә дигән яшелчә. Чөнки 100 грамм кызыл чөгендердә бары 40 ккал исәпләнә.

Шулай булуга да карамастан, чөгендерне күп ашау зыян салуы ихтимал. Бигрәк тә кайбер төрле хроник авырулары булган кешеләргә.

Токсиколог, медицина фәннәре докторы Михаил Кутушов кызыл чөгендерне чи килеш даими ашау организмнан шлаклардан һәм токсиннардан чистартырга ярдәм итә, ди. Моннан тыш ул тозларны яхшы чыгара, холестеринны да киметә икән.

– Кызыл чөгендер менструаль циклны җайларга, сөякләрне, буыннарны ныгытырга, күз күремен яхшыртырга, организмны энергия белән баетырга сәләтле.
Әмма аның составында хлор бар һәм шуңа да чөгендерне күп ашау авыз куышлыгының бозылуына китерергә мөмкин. Хәтта аллергия барлыкка килеп, лимфа төенчекләре шешәргә, кешенең тыны кысыла башлавы да бар, – ди табиб.

Белгеч чөгендерне башка ризыклар белән кушып ашарга киңәш итми. Бигрәк тә сарымсак белән. Чөнки ул йөрәккә начар йогынты ясавы бар.
Кызыл яшелчә, җиләк-җимешләргә аллергия булучыларга, сидек юлларында таш булганнарга, саруы кайнаучыларга, гастрит, шикәр авыруы, бөерләрендә таш булганнарга да кызыл чөгендер ашамаса яхшырак.

– Кан басымы белән интегүчеләр дә әлеге яшелчәне кулланмаса хәерлерәк. Чөнки ул кан басымын кисәк төшерергә мөмкин. Остеопороз диагнозы булганнар да ашамаса яхшырак. Чөнки кызыл чөгендер кальцийны организмнан юып чыгара. Шуңа да аны 3-5 яшьтәге балаларга һәм өлкәннәргә ашатмыйлар, – ди Михаил Кутушов.

Витаминнар саклансын өчен кызыл чөгендерне чи килеш ашарга киңәш ителә. Әгәр дә пешерү таләп ителә икән, яшелчәне фольгага төреп, духовкага куйсагыз, файдалы матдәләре күбрәк сакланачак.

Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading