3 литрлы банкага компот ясау өчен: 500 гр кызыл карлыган, 1 әфлисун, 250 гр шикәр комы һәм кайнап торган су кирәк булачак.
Карлыганны сабакларыннан, яфракларыннан чистартабыз һәм агып торган салкын суда юабыз.
Әфлисунны юып, кабыгы белән 6-7 телемгә кисәбез. 3 литрлы банкага 2-3 телем дә җитәчәк. Яраткан кеше күбрәк тә сала ала.
3 литрлы банканы стерильләштереп, кызыл карлыганны тутырырга. Өстенә әфлисун кисәкләре салып, кайнар су тутырырга.
Банка өстен капкач белән каплап, ярты сәгать тотарга.
Аннан суны кәстрүлгә бушатып, шикәр кушарга һәм уртача утта 5 минут кайнатып алырга.
Кайнаган сыеклыкны карлыганнар өстенә агызып, банка капкачын ябарга.
Компотны кышлык өчен түгел, суынганнан соң ук эчәргә дә тәмле. Баллы яратмаучылар, ул очракта, шикәрне азрак куллана ала.
Фото: https://ru.freepik.com
Комментарийлар