16+

Күз дә, арка да авырта

Менеджер, сәркатиб, ассистент һәм башкаларның эш көннәренең төп үзенчәлеге - компьютер белән озаклап «аралашу». Монитор каршында сигез сәгать яки аннан да артыграк утыру күзнең сәламәтлегенә зыян китерә. Күзләргә генә түгел, бөтен организмга да зарар килә. Тик хәзерге заманда компьютерсыз да булмый.

Күз дә, арка да авырта

Менеджер, сәркатиб, ассистент һәм башкаларның эш көннәренең төп үзенчәлеге - компьютер белән озаклап «аралашу». Монитор каршында сигез сәгать яки аннан да артыграк утыру күзнең сәламәтлегенә зыян китерә. Күзләргә генә түгел, бөтен организмга да зарар килә. Тик хәзерге заманда компьютерсыз да булмый.

Нишләргә? Моннан чыгу юлы бармы?
Якынча һәр җиденче офис хезмәткәренең күзе белән проблемалар булмый калмый. Электромагнит нурланыш, күзнең мускул аппаратының киеренке эшчәнлеге аеруча куркыныч. Кабинетта күзләргә тискәре тәэсир итүче тагын бер нәрсә - кондиционер. Аны нинди генә режимга куйсаң да, ул һаваны киптерә. Кышын исә офиста утырганда мондый уңай булмаган тәэсирләр аеруча сизелә. Бу ел фасылында офиста, урамдагы кебек, һава дымлылыгы кискен төшә, моңардан күз алмасы тиз кибә. Моны икенче төрле коры күз синдромы дип тә атыйлар.
Офис хезмәткәрләре арасында очрый торган икенче проблема - озак вакыт бер позада утырганнан соң аркада барлыкка килә торган авырту. Бу хезмәткәрләрнең утыз процентында күзәтелә. Арка гына түгел, җилкә, муен, кул һәм аяк табаны да авырта. Җитмәсә, эш урыны дөрес җиһазланмаган булу да үзенекен итә.
Безне офиста саклап торучы өченче куркыныч - инфекцияле авырулар. Начар җилләтелә торган биналар, бер бүлмәдә кеше күп утыру, ОРЗ вакытында эшләп йөрү аркасында, авыручыларның саны арта. Эш өстәле, санитар-гигиена таләпләре үтәлмәү сәбәпле, микроорганизмнар өчен инкубатор ролен үти. Әйтик, ике-өч ел бер үк клавиатурадан файдалану аны бер килограммга авырайта. Моңа тагын эш өстәле артында төшке аш ашау да йогынты ясый. Ризык калдыклары клавиатура арасына кереп, алар төрле бактерияләр өчен идеаль мохит тудыра. Белгечләрның әйтүенчә, клавиатураның бер квадрат сантиметры өслегенә 510 төрле микроб туры килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading