16+

Лалә суганчаларын кайчан казып алырга кирәк?

Лалә суганчаларын ел саен казып алырга һәм яңадан утыртырга кирәк, чөнки ул суганчасын ел саен “алыштырып тора”.

Лалә суганчаларын кайчан казып алырга кирәк?

Лалә суганчаларын ел саен казып алырга һәм яңадан утыртырга кирәк, чөнки ул суганчасын ел саен “алыштырып тора”.

Искеләре үлә, алар урынына берничә яңасы барлыкка килә. Суганчаларны чәчәк атып бетереп, яфраклары саргая башлагач яки корып беткәч казып алырга. Бу эшне якынча июнь ахырларында башкарыгыз. Яфраклары яшел вакытта алырга ярамый, аның суганчалары формалашып бетмәгән була. Казып алу өчен сәнәк һәм көрәк кулланыгыз. Аларны ботакларын алып атмыйча оялары белән бергә казып аллар. Аннары караңгы урынга киптерергә куясыз. Кипкәч, яхшы суганчаларны сайлап алып, җылырак урынга сакларга куегыз. Көзгә кадәр лалә суганчаларын 18-20 градус җылылыкта саклап була. Казып алмаган очракта, киләсе елга алар бер-берсенә комачаулый, эре чәчәкләр урынына ваклары чыга, кайбер очракта суганчалар авыру да эләктерергә мөмкин.

pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X