Шәһри Казан

Лилия Мәхмүтовадан телеңне йотарлык салат рецепты

- Артистларның җәйге яллары тәмам. Отпускта гаилә белән Мисырда ял итеп кайттык. Безнең белән сеңлем Ләйсән («Зө-Ләй-Лә» төркеме солисты. - Авт.) дә барды. Казанның Салмачы бистәсендә әнинең (Исламия Мәхмүтова. - Авт.) өе бар. Ирем Ренат белән улым веранданы сайдинг белән тышлап маташа. Мин кыяр тозлыйм, салатлар әзерлим. Ел саен әллә...

- Артистларның җәйге яллары тәмам. Отпускта гаилә белән Мисырда ял итеп кайттык. Безнең белән сеңлем Ләйсән («Зө-Ләй-Лә» төркеме солисты. - Авт.) дә барды. Казанның Салмачы бистәсендә әнинең (Исламия Мәхмүтова. - Авт.) өе бар. Ирем Ренат белән улым веранданы сайдинг белән тышлап маташа. Мин кыяр тозлыйм, салатлар әзерлим. Ел саен әллә ничә төрле салат пешерәм. Әмма шулар арасында берсен бер кабып караган кеше миннән рецепт алмыйча китми. Менә, сезгә дә әйтәм: аның өчен 2 кг помидор, 2кг кыяр, 7 болгар борычы, 3 баш сарымсак, 2 аш кашык тоз, 250 гр шикәр комы, 150 гр үсемлек мае, 80 гр аш серкәсе кирәк. Помидор, болгар борычы, сарымсакны турап, шуңа тоз, шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе салып, 10 минут кайнатырга. Кыярны 1,5 см калынлыкта боҗралап турарга. Утка куйган яшелчәләр 10 минут кайнагач, кыярны салырга һәм 5 минуттан соң ук банкаларга тутырып куярга.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: