16+

Матурланабыз...

Язын һава торышының гел үзгәреп торуы бит тиресенә тискәре йогынты ясый. Ул кибә һәм кубалаклана башлый, сипкелләр барлыкка килә. Мондый хәл күзәтелмәсен өчен, шушы киңәшләргә колак салыгыз.

Коры һәм сизгер тире өчен. 1 стакан ногыт борчагын суга салып берничә сәгать тоталар. Аннары аз гына суда йомшарганчы пешерәләр. Иләк аша чыгаргач, барлыкка килгән катнашмага 1 лимон согы һәм 1 аш кашыгы зәйтүн мае салып болгаталар. Шуны, биткә сөртеп, 15-20 минут тоткач, җылы су белән юып төшерәләр.
Ялкынсынган тире өчен. 2 аш кашыгы җитен орлыгын 2 стакан суга салып изелгәнче пешерәләр. Барлыкка килгән катнашманы җылы килеш биткә сөртәләр. 20-30 минут тоткач, җылы су белән юалар.
Агартучы скраб. 2/3 аш кашыгы геркулеска 1 аш кашыгы зәйтүн мае һәм 5 тамчы лимон согы салып болгаталар. Катнашманы массаж ясый-ясый биткә сөртәләр. Ахырдан җылы су белән юып төшерәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading