16+

“Миллионер” салаты рецепты

Бу гадәти булмаган туклыклы һәм телеңне йортарлык салатны ясап карагыз.

“Миллионер” салаты рецепты

Бу гадәти булмаган туклыклы һәм телеңне йортарлык салатны ясап карагыз.

Ингредиентлар

Пешкән сыер теле 120 грамм
йомырка 1 данә
Яшел алма 1 данә
караҗимеш  60 грамм
каты сыр 70 грамм
майонез 100 грамм
лимон согы
2 кашык әстерхан чикләвеге

Йомырка, алма, тел һәм караҗимешне салам кебек турыйбыз. Алма өстенә лимон согы сыгабыз, ул үзгә тәм биреп кенә калмый, ә алманы каралтмый да. Каты сырны эре кыргыч аша үткәрәбез. Башка ингредиентлар янына аның яртысын гына кушабыз һәм барысын бергә болгатабыз. Майонез кушабыз һәм тагын бутыйбыз. Салатны таусыман формага китереп өябез. Өстенә калган сырны сибәбез. Челтәрсыман итеп майонез агызабыз. Әстерхан чикләвеге, кара җимеш һәм яшел тәмләткечләр белән салатыбызның өстен бизибез.

Фото: https://www.instagram.com/p/B_IXR58l4Zn/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading