Шәһри Казан

Момо пешерәбез

Момо - иң популяр һәм иң тәмле тибет ризыкларының берсе. Үзенең төзелеше белән ул пилмән, равиоли, вареникларны хәтерләтә. Әлеге ризык парда әзерләнә.

Реклама

Эчлек: 500 грамм тавык фаршы, 500 грамм бик вак итеп туралган кәбестә, 3-4 суган, кишер, тоз һәм борыч, төрле ачы тәмләткечләр.
Камыр өчен: 1 стакан кайнар су, йомырка, тоз, 2 аш кашыгы сыек май, он.
Камыр җәеп, мамолар ясарга һәм парда пешерергә.
Соус өчен: 1 стакан йогырт, яңа өзелгән 1 кыяр, 2 тырнак сарымсак. Соус ингредиентларын блендер белән вакларга яки угычтан чыгарырга.
Бик тәмле, уңайлы, җиңел ризык, ашларыгыз тәмле булсын!

Тәския Вәгыйзова,
Минзәлә.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: