16+

Мошенникмы, юкмы икәнен ачыклау өчен бер сорау җитә...

Мошенниклар еш кына полиция хезмәткәрләре яисә банк хезмәткәрләре “буларак” шалтырата. 

Мошенникмы, юкмы икәнен ачыклау өчен бер сорау җитә...

Мошенниклар еш кына полиция хезмәткәрләре яисә банк хезмәткәрләре “буларак” шалтырата. 

Югары Икътисад мәктәбе финансисты  Евгений Коган моның чынлыкта да шулаймы икәнен ачыклау өчен бер сорау җитә, ди. Сезгә шалтыраткан кешедән: “Мин сезгә кире ничек шалтырата алам?” – дип сорарга киңәш итә ул. Мошенниклар шунда ук җаваптан кача башлый. 

Шуны да онытмагыз: полиция хезмәткәрләре, тикшерү органнары зыян күрүчеләрне яисә шикләнелүче затларны үзләренә повестка белән генә чакырта. Ә Үзәк банк хезмәткәрләре, җайга салучы орган вәкилләре буларак, гади гражданнарга бөтенләй дә шалтыратмый, дип кисәтә Евгений Коган. 

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading