16+

Мунча белән дәваланып буламы?

Электән татар халкы мунча белән дәваланган. Төнәтмәләр, төрле үләннәр кушып ясалган себеркеләр белән чабыну тәнне дә, җанны да дәвалаган. Дәвалауда төнәтмәләр дә кулланганнар.

Мунча белән дәваланып буламы?

Электән татар халкы мунча белән дәваланган. Төнәтмәләр, төрле үләннәр кушып ясалган себеркеләр белән чабыну тәнне дә, җанны да дәвалаган. Дәвалауда төнәтмәләр дә кулланганнар.

Каен яфрагы төнәтмәсе. Бу – халыкта борынгыдан мәгълүм дәвалану чарасы. Әлеге яфракларда эфир мае, дуплау матдәләре, никотин кислотасы, С витамины һәм башка дару матдәләре бар. Каен яфраклары төнәтәсе матдәләр алмашын, бәвел һәм тир бүлеп чыгаруны тизләтә. Бит тиресен чистарту өчен кулланганда, төнәтмәне бер чынаяк суга бер аш кашыгы киптерелгән яфрак исәбеннән әзерлиләр. Аны чәч тәрбияләү чарасы буларак та файдаланалар.

Әрем тамыры төнәтмәсе. Чәч коелганда, кавыкка каршы, һәм чәч үстерү өчен кулланырга киңәш ителә. Әремнең тамырын кара көзгә (чәчәге коелгач), яисә иртә язда казып алалар: бу чорларда тамырда бик күп файдалы матдәләр туплана. Аларны салкын суда юып вак-вак итеп турагач, җылы бүлмәдә киптерәләр. Төнәтмә ясаганда бер өлеш кипкән тамырны ун өлеш шау кайнар су салып 10-15 минут тымызык кына утта кайнатып алалар һәм 2-3 сәгать торгач, сөзәләр. Әзер суны чәч тамырларына сөртергә дә, юганнан соң чәчне чайкарга да ярый.

Ромашка төнәтмәсе белән чайкагач, чәчнең майлылыгы кими, ул ефәк-сыман булып ялтырап китә, яки матур алтынсыман төскә керә, 2-4 аш кашыгы кипкән чәчәчкләрне 0,5-1, 5 литр шау кайнар су белән пешекләп, бик тымызык утка 5-10 минутка куеп алырга да төнәтергә. Аннары аны сөзеп алгач, чәчләрне чайкарга мөмкин.

Тырнак гөл, ромашка, күкчәчәчәк, көнбагыш төнәтмәсе. Чәч структурасын яхшырту өчен менә дигән чара. Бер стакан катнаш чәчәк төнәтмәсен литр суга салырга. Юылган чәчне шул сыеклык белән чайкарга була.

Кычыткан төнәтмәсе. 50 грамм яңа җыелган кычыткан тамырлары белән яфракларын ярты литр суда аш серкәсе өстәл ярты сәгать кайнатырга. Суынган, сөзелгән төнәтмәне суга салырга да, башка сыларга да мөмкин. Мондый төнәтмә чәчне сәләмәтләндерергә, аның агарып коелуын акрынайта. Кычыткан— кавыкка каршы бер дигән дару. Яңа җыелган һәмвакланган кычытканны яисә бер аш кашыгы коры яфраклары бер стакан кайнар су өстәп сәгать буе төнәтегез.

Имән кайрысы төнәтмәсе. Чәчләр майлы булып күренмәсен дисәгез, аларны имән кайрысы төнәтмәсе белән юу файдалы. Өч аш кашыгы кайрыны 15 минут буена, бер литр суда кайнатырга. Имән кайрысында бик күп туплау матдәсе бар, шуңа күрә ул микроорганизмнарны үтерү сәләтенә ия.

Сары мәтрүшкә төнәтмәсендә витаминнар күп. Майлы тән булса һәм бетчә чыгып җәфаласа, әлеге үләннең биш проценты төнәтмәсе нык ярдәм итәчәк: 10 грамм сары мәтрүшкәне 200 грамм суга салып, 10 минут буе кайнатырга.

Юкә чәчәге төнәтмәсе коры тирене юарга, шулай ук тишемле, картайган тирене дәва сыйфатында тәкъдим ителә.

Бака яфрагы төнәтмәсен яңа җыелган үләннән ясасаң, тире ялкынсынуны туктата. Биттә җыерчыклар булганда да сихәте зур.
Кара карлыган төнәтмәсе. Бит тиресен агартуның сыналган ысулы. Өлгереп җитмәгән берничә карлыганны изеп бер бал кашыгы бал белән катнаштырып суда болгарга кирәк.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading