16+

Обойны су белән «ябыштырабыз»

Фатирына ремонт ясарга ниятләгән кеше иң беренче чиратта бүлмәгә нинди обой ябыштырасын уйлый. Төсен сайлау авырлык тудырмый анысы. Ә менә обойның фактурасына килгәндә, баш ката. Кәгазь обоймы, винилмы, текстильме, флизелинмы... Әле тагын яңа төрләре барлыкка килгән. Анысы сыек обой дип атала. Сыек обойны бөтен кибеттә дә очратырмын димә. Казанда аларны...

Обойны су белән «ябыштырабыз»

Фатирына ремонт ясарга ниятләгән кеше иң беренче чиратта бүлмәгә нинди обой ябыштырасын уйлый. Төсен сайлау авырлык тудырмый анысы. Ә менә обойның фактурасына килгәндә, баш ката. Кәгазь обоймы, винилмы, текстильме, флизелинмы... Әле тагын яңа төрләре барлыкка килгән. Анысы сыек обой дип атала. Сыек обойны бөтен кибеттә дә очратырмын димә. Казанда аларны...

Беркөнне исә очраклы гына «Жидкий обойлар белән фатирлар ремонтлыйм» дигән игъланга тап булдым. Әлеге ремонт эшләрен Марат ФӘТТАХОВ дигән кеше башкара икән. Кызыксынуым көчле булганга, мин тиз генә аның телефон номерын җыйдым.
- Марат, сыек обой нәрсә соң ул?
- Сыек обой - декоратив штукатурканы хәтерләтә торган махсус катнашма. Аның составына төрле буягычлар, җилем, ефәк, мамык яки целлюлоза материалы компонентлары керә. Кул белән тотып караганда, ул мамыкны хәтерләтә. Аны полиэтилен пакетларда саталар. Обойны кулланыр алдыннан пакет эчендәге катнашмага су кушарга кирәк. Шуңа да аны сыек обой дип атыйлар.
- Бер пакет катнашмага күпме су кушарга кирәк һәм аны ничек сыларга?
- Бер пакетка алты литр су китә. Катнашмага җылы су салып, аны кул белән камыр кебек яхшылап изәсең. Төерләре калмаслык булсын. 12 сәгать шул пакетында тотасың. Ул анда парланып тора. Икенче көнне исә шуны грунтовка сыланган стенага шпатель белән сылыйсың. Моңа бары тик сыек обой өчен каралган махсус пластик шпатель генә бара. Обойны штукатурка сылаган кебек сылап барасың. Сыек обойның тимергә бик ябышасы килми. Шуңа да тимерне иң элек майлы буяу белән буярга кирәк. Эш икенче көнгә дә калса, тагын бер литр су кушып, янә бер кат изәргә кирәк була. Кибү вакытына килгәндә, ким дигәндә дүрт көн көтәсе. Калган обойны пакетына салып, салкынча урында саклагыз. Суыткычта тотарга да мөмкин. Ул озак саклана. Кирәк булганда, әйтик, обой кырылып китсә, искесен кырып алып, суыткычта тотканын сылыйсыз. Соңыннан ялтырап торсын өчен өстен лакларга да мөмкин. Тик лак сыланганын соңыннан кубаруы авыррак булачак.
- Сыек обойны сылаганчы башта стенаны әзерләргә кирәктер бит әле?
- Стенаны иске обойдан яхшылап чистартасың. Бер кисәк обой йә җилем калса, ул саргаеп чыга. Аннары грунтовка белән эшкәртәсең. Грунтовканы ике-өч тапкыр сыларга кирәк була.
- Гадәти обойлардан ул нәрсәсе белән аерыла? Аның нинди өстенлекле яклары бар?
- Бердән, сыек обойда бернинди химия юк, ул табигый, экологик яктан чиста. Кеше сәламәтлеге өчен куркыныч матдәләр бүлеп чыгармый. Яхшы «сулый», тузан да җыймый. Стенаны да җылы тота. Юрган ябып куйган кебек җылы. Шунысына да игътибар иттем. Үземнең өйдә батарея буенда ел да күгәрек барлыкка килә иде. Сыек обойны ябыштыргач, күренми хәзер. Башка обойлардан аермалы буларак, ул үтәли җилдән дә курыкмый. Аннары гадәти обойны ябыштырганда җөйләрен, рәсемнәрен туры китереп азапланасың. Ә монда тик сылап барасың. Стенаның тигезсез булуыннан да курыкмый, ул аны үзе тигезли. Гадәттә, аркага, кергән-чыккан урыннарга, чатларга обой ябыштыруы кыен. Ә сыек обойны сылыйсың да куясың, ул кубып та төшми, тигез дә килеп чыга. Гадәти обойны кимендә ике кеше ябыштыра. Ә монда бу эшне берүзең дә башкарып чыгасың. Тагын бер өстен ягы: сыек обой унбиш елга кадәр тора ала. Салкыннан да, кояш ашаудан да курыкмый. Иң мөһиме, андый обойлар бик матур. Әле тагын аның өстенә рәсем дә төшерергә була. Бер кат сылап киптергәннән соң, күпертеп нинди рәсем кирәк, әйтик, чәчәк рәсемен ясый аласыз.
- Мондый обой кыйммәт торамы?
- Бер пакеты 350 сумнан 1000 сумга кадәр. Мәсәлән, 12 кв м лы бүлмәгә алты пакет сыек обой кирәк. Төсләре исә кибеттә стендларда күрсәтелгән. Теләгәнен сайлый аласыз. Обой пакеты эчендә алтын яки көмеш төсендәге ялтыравыклар салынган кап та була. Аны куллану теләгеңнән тора. Кунак бүлмәсе өчен ул бигрәк тә отышлы. Алтын төсендәге ялтыравыклар бүлмәгә тантана рухы бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading