16+

Өйдә кайсы гөлләрне тотарга ярамый?

Бүлмә гөлләре һәрчак күзне иркәли. Әмма аларның барысын да өйдә тотарга ярамый. Ышанулар буенча, гөлләрнең берничә төре өйгә бәхетсезлек алып килергә мөмкин.

Өйдә кайсы гөлләрне тотарга ярамый?

Бүлмә гөлләре һәрчак күзне иркәли. Әмма аларның барысын да өйдә тотарга ярамый. Ышанулар буенча, гөлләрнең берничә төре өйгә бәхетсезлек алып килергә мөмкин.

Икенче берләре агулы матдәләр бүлеп чыгара.

Мисал өчен, дулкынланып торган үрмәле гул (вьющийся плющ — рус.) гаиләдә бәхәсләр белән ассоциацияләшә. Бу үсемлек өйдән ир-атны, мәхәббәтне һәм мул тормышны “куып чыгарырга” сәләтле дигән ышану да бар.

Хризантема исә психик халәтне начарайта, йокысызлыкка китерә икән. Аны балконда яисә аш бүлмәсендә генә тоту хәерле. Әлеге урыннарда үсә торган хризантема мәхәббәт һәм финанс ягыннан уңыш китерер.

Ышанулар буенча, роза конфликтларга китерә һәм өйдән энергияне чыгара. Ә сансевиерия өйдә ир-атларны “җене сөйми” һәм яшь кызларга кияүгә чыгарга комачаулый икән.

Ясалма чәчәкләр дә яхшы билге түгел. Аларны бүләк итәргә дә, бүләк итеп алырга да ярамый. Ясалма чәчәкләр шулай ук өйдән энергияне суыра дигән ышану яши.

Бүлмә гөлләре арасында агулылары да бар. Диффенбахия, мисалга, шундыйлардан. Бу мәңге яшел үсемлекнең согы кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә агулы. Өстәвенә ул ялгызлык, гаиләсезлек билгесе санала.

Өйләрдә бик еш монстераны очратырга була. Ул артык тәрбия сорамый, әмма ул шулай ук агулы үсемлек. Ул тән тиресен пешерергә мөмкин. Монстр яшәү энергиясен суыра, диләр. Йокы һәм балалар бүлмәсендә аны тотарга киңәш ителми.

Примула  — бик күп төсле, матур чәчәкле үсемлек. Әмма аның чәчәкләре агулы матдә бүлеп чыгара. Кешенең күңеле болганырга, башы әйләнергә мөмкин. Шуңа да аны өйдә тотарга кушмыйлар.

Азалия составында андромедотоксин бар. Аеруча да яфракларында күп. Яфрагын ялгыш авызга капсаң, кеше коса башлый, кан басымы күтәрелә, нерв системасы какшый. Өстәвенә ул аллерген гөл дип исәпләнелә. 

Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading