16+

Орлыклар ник тишелми?

Орлыкларның тишелеше мәсьәләсе - бакчачыларны борчый торган актуаль сорауларның берсе дисәм, ялгышмам.

Орлыклар ник тишелми?

Орлыкларның тишелеше мәсьәләсе - бакчачыларны борчый торган актуаль сорауларның берсе дисәм, ялгышмам.

Бу өлкәдә шактый тәҗрибәле булсам да, кайвакытта үземнең дә аптырап калган чакларым булгалап куя. 

Соңгы елларда пакетлардагы орлыкларның саны, күләме кимүе, бәясенең күзгә күренеп арта баруы күпләрнең ачуын кабарта. Ярый ла тиз һәм тигез тишелеп, күңелне сөендерсәләр. Көтеп-көтеп тә шытымнар күренмәсә, суга салган акчаларыңны һәм вакытыңны кызганудан, кәефең төшә. Орлыкларны чәчкәндә нәрсәләрне күздә тотарга, нинди мөһим шартларны катгый үтәргә  кирәклеген тәфсилләп аңлатып үтәсем килә.

Орлыкларның начар тишелеше сәбәпләре күптөрле. Белгечләр фикеренчә, дөрес сакланмаган орлыкның тишелеше начарая. Үз бакчабызда үстергән яшелчә, чәчәк орлыкларын бары тик сабагында өлгереп җиткәннән соң җыеп алу зарури. Томат, борыч, баклажан, кыярны кисеп, орлыкларын җимшәненең йомшагы белән  алып  савытка салгач, берничә көн дәвамында җылы урында әчетү – ферментацияләү зарури. Орлыклар, үзен әйләндереп алган йомшак сусыл катламнан  аерылып, савытның төбенә төшкәч, агым суда  юдырабыз. Чиста кәгазьгә яки чүпрәккә  таратып, кояшлы урында  әйбәтләп киптерәбез.  Сортын, төрен, ничәнче елгы уңыштан җыелганын язып куярга онытмыйбыз. Төреп,  кәгазь пакетка яки чүпрәк капчыкка салып, коры, җылымса, караңгы  урынга  кышкы саклауга  куябыз. 

Кыярның орлыкларын җимшәненең  урта өлешеннән, томатныкын икенче ярустан, баклажан белән борычныкын - беренче ботак аерымлыгында формалашкан - “таҗлы” чәчәктән үскәнен, кабакныкын - очына якынрак урыннан  алырга кирәк.  Орлыкларыбыз тулысынча өлгергән,  ышанычлы булачак. Кайбер үсемлекләрнең, аеруча чәчәк орлыкларына 2-4 айлык стратификация - салкын урында “йокыга талдыру”, хәл җыйдыру  таләп ителә. Аларны суыткыч ишеге уентыгында саклыйбыз. Мөһим шартны үтәү мәҗбүри: алар дымланмаска, конденсат пәйда булып, күгәрмәскә,  вакытыннан алда үремәскә тиеш. Аларны даими тикшереп торабыз. Бу кагыйдә виноград чыбыкчаларын суыткычта  кышлатканда да катгый үтәлергә тиеш.  

Икенче шарт – орлыкларның табигый  тишелеше ничә ел дәвамында саклануга бәйле. Күпчелек чәчәкләрнең тишелеше 1-3 елда  әйбәт була. Озаграк сакланганнарына өмет аз. Әйтик, кашкарыйлар былтыргы орлыктан гына тиз һәм тигез тишелә. Петунияләрнең 1-3 еллык орлыгы өметле. Кибеттән cатып алынган гына баллы борыч орлыкларын чи килеш чәчеп караганым булды. 3-5 көндә борын төрттеләр, тишелеше 100 % ка якын иде. Бик иртә чәчеп кенә, уңышын өлгертеп алырга  өметләнеп була. Гибрид  булса, күпмедер уңыш бирсә дә,  без сатып алган борычның күркәм  сыйфатларын сакламаячагы көн кебек ачык. Киптереп куелган борыч орлыгы 4 ел әйбәт тишелә.

Томатныкы 8 ел дәвамында тишелешен саклый. Кабакныкы - 10-12 ел. Сүз дә юк, биостимуляторга салып торып, иске орлыкларны да “уятып” була.  Шәхсән үзем күп еллардан бирле орлыкларымны 1 л суга 6 тамчы Энерген салып болгатылган җылы суда ярты тәүлек җебетеп - тукландырып чәчәм. Әлеге максаттан бал эремәсе, көл төнәтмәсе, алоэ согы, вак тал ботаклары салып торылган су, биогумус сыекчасы, 3% лы водород перекисе, 10 % лы спирт эремәсе, Эпин, Циркон, НВ -101 һ.б. биостимуляторларны кулланып була.

Иң мөһиме: дозасын арттырып, яки кирәгеннән артык озак җебетеп, орлыкларның үсеш нокталарын, яшь үрентеләрен яндырмау. Орлыклар әйбәт тишелсен өчен, җылылыкны дөрес сайлау бик мөһим. Әйтик, томат, борыч, баклажан +25-28 С градуста тиз тишелә.  Шытымнар күренүгә, сузаймасыннар, беренче чиратта  тамырлары ныгытсыннар өчен,  савытларын бер атнага  температурасы шактый тәрәзә төбенә куеп торабыз. Шуннан соң +22-23 С градуслы бүлмә температурасында фитолампа астында үстерәбез. Анютины глазки чәчәге +15 С градуста, лотокларга чәчелгән суган орлыклары +18- 20 С та тишелеп чыга.

Көздән буразанага чәчеп калдырганнары,  әйбәт стратификация узганга, көздән тамырланып калганга күрә, яз көне хәтта кар астында шытым бирә. Кар эреп, түтәле ачылуга, матур, тигез  итеп үсеп чыга, корткычларга, чирләргә, корткычларга  бирешми, уңышын ике атнага иртәрәк өлгертә.  мәртәбә ачып, саф һава кертәбез. 

Авыр тишелешле кишер орлыкларын грануллап саталар. Бу очракта бик шәп итеп сугарылган буразначыкка орлыкларны тезеп чыккач, 1 см калынлыкта черемә яки чиста елга комы таратып җибәргәч, лейкадан яңгырландырып су бөркергә һәм дымны саклау өчен, түтәл өстенә тыгыз  тукылмаган материал яки пленка  ябарга туры килә. Алар авыр тишелүчән. Шуңа марляга салып,  төенчекләп,  кул пешмәслек кайнар суга кат-кат манып алып, яки биш минутка аракы эремәсенә, йә водород перекисенә салып торып, чәчәргә туры килә. Күп төрле яшелчә орлыкларын чәчкәч, 0,7-1 см калынлыкта җиңел көпшәк туфрак катнашмасы сибеп куябыз. Парник эффекты тудыру максатыннан, өсләренә пленка ябабыз. Тыгыз балчыксыл авыр туфрак тишелешкә зур зыян китерә. Комсу булса, тиз арада дымын югалта.

Кабак орлыгы 3 см тирәнлеккә чәчелә. Чәчәк бүлбеләрен нинди тирәнлектә утыртырга? - дип сорыйлар.  Бүлбенең яки орлыкның диаметрын 3 кә тапкырласак, бу төрдәге культураны нинди тирәнлектә чәчәргә кирәклеген төгәл исәпләп чыгарырбыз. Орлыкларны лотокларга чәчкәндә, туфракны  кирәгеннән артык чылатсак, савытта дренаж тишекләре булмаса, череп яки күгәреп харап булачаклар. Субстратка торфны күп салсак, ул бик тиз кибеп китәчәк. Бу проблема килеп чыкмасын өчен, чәчүгә торфлы туфрак әзерләгәндә, вермикулит, агроперлит кушып җибәрү отышлы. Алар  артык дымны үзенә сеңдерә һәм нәни үсентеләргә аз-азлап биреп бара. Бик иртә чәчеп, рассаданы грунтка чыгарып утыртканчы интектерүдән мәгънә юк. Һәр культураның вегетация срогын исәпкә алуыбыз хәерле. 

Хәмидә Гарипова.Казан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading