Шәһри Казан

Өй җыештырырга... туганнарыгызны чакырыгыз!

Әйберләр тиешле урында булмаганда, конкрет вакытта кирәклесен тиз генә табу кыен. Кибеткә барып яңа әйбер сатып алу кайвакыт ансатрак. Бу исә өйдә артык әйберләрнең күбәюенә китерә, ә тәртипсезлек сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый.

Проблема нәрсәдә соң? Без кулланучылар җәмгыятендә яшибез. Күп кешеләр рекламага алданып, үзләренә кирәк булмаган әйберләр сатып ала. Аннары әлеге предметны нишләтергә белмәү аркасында стресс кичерә. Бәлки моның кайчан да булса кирәге чыгар; кыйммәт бәягә сатып алдым; әлеге әйбер бәхетле мизгелләрне хәтерләтә; бу киемгә кабат сыя башлавым ихтимал дигән уйлар артык әйберләрдән арынуны тоткарлый.

Сәламәтлеккә зыяны:
•    Әйберләр белән тулган өйдә яшәү баш миен арыта. Кеше даими рәвештә башкара торган гамәлләреннән читкә тайпыла, игътибары тирә-юньдәге предметларга юнәлә. Бу эшнең нәтиҗәлелеген киметә, тиешенчә ял итәргә комачаулый.
•    Тәртипсезлек аркасында кеше гел борчыла, үз-үзен тәнкыйтьли. Болар депрессиягә китерә.
•    Җыештырылмаган өй аркасында туган стресс кортизол бүленеп чыгуга сәбәпче була. Бу гормон физик халәтне начарайта.
•    Әйберләр чыгу юлларын томалаганда һәм җиңел янып китә торган материаллар булганда, янгын чыгудан курку барлыкка килә.
•    Өйдә әйберләр күп булганда тузан сөртү кыенлаша. Бу, үз чиратында, астма һәм аллергия китереп чыгарырга яки булган авыруларны көчәйтергә мөмкин.

Реклама

Тәртипсезлектән ничек котылырга?
•    Ярдәм сорагыз. Әйберләрне ташларга һәм өй җыештырырга булышырдай туганнарыгызны, дусларыгызны чакырыгыз. Алар белән кирәкмәгән предметлардан арыну җиңелрәк үтәр.
•    Максатны вак өлешләргә бүлегез. Һәр бүлмәне аерым вакытта җыештырырга яки әйберләрне категорияләргә бүлеп тәртипкә салырга мөмкин (мәсәлән, китаплар, киемнәр).
•    План языгыз. Барлык предметларны өч өлешкә бүлегез: калдырырга, ташларга, хәйриягә бирергә. Тәртип урнаштыруга ук, кирәкле әйберләрне җыеп куегыз, ташлыйсыларын чүплеккә озатыгыз. Бирәселәрен тиешле урынга озатыгыз.

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: