16+

Өйдә кайсы дару кирәк, ә кайсысын ташларга?

Дару запасы һәр өйдә бар инде ул. Күбесенең нинди авырудан дәвасы барлыгын чамалап бетермәскә дә мөмкинбез. Дарулар өстәлеп тора, ә элеккеләре кала бирә. Күп еллар Америкада эшләп кайткан табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников кайсы төр даруларны бөтенләй ыргытырга, ә кайсыларын сакларга кирәклеген сөйләгән. 

Өйдә кайсы дару кирәк, ә кайсысын ташларга?

Дару запасы һәр өйдә бар инде ул. Күбесенең нинди авырудан дәвасы барлыгын чамалап бетермәскә дә мөмкинбез. Дарулар өстәлеп тора, ә элеккеләре кала бирә. Күп еллар Америкада эшләп кайткан табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников кайсы төр даруларны бөтенләй ыргытырга, ә кайсыларын сакларга кирәклеген сөйләгән. 

Кирәкми торган дарулар:
- олы кешегә иң яхшы витамин кояш, саф һава, су һәм табиб билгеләгәннәре. Авитаминоз булганда дигәннәре җитештерүчеләр өчен генә кирәк. Авитаминоз илдә соңгы тапкыр Бөек Ватан сугышыннан соң гына күзәтелгән. 
- гепатопротекторлар (бавырны саклый торган препаратлар) – Америкада Евросоюзда клиник практикада алар кулланылмый, чөнки әлеге препаратларның бавырга уңай йогынтысы расланмаган. Бавырны саклау өчен алкоголь кулланмагыз, диета саклагыз, даруларны сак эчегез. 
- иммуномодуляторлар – иммунитетны ныгыта торган дарулар юк. Ул булса, СПИДны әлә кайчан җиңәрләр иде. Иммунитетны дөрес тукланып, спорт белән шөгыльләнеп, җитәрлек йоклап һәм чыныгып кына күтәреп була. 
- ноотроплар – хәтерне яхшыртмый, акыл эшчәнлеген дә активлаштырмый. Аларны баш мие кан әйләнеше бозылганда гына билгелиләр. 
- пробиотиклар – аларны антибиотик кулланганда һәм дисбактериоздан дәваланганда эчәргә кушалар. Бу дөрес түгел. Прибиотиклар кешенең субъектив хәлен генә җиңеләйтә ала. 
- антибиотикларны алдан алып куярга кирәкми. Һәр авыруга билгеле бер препарат билгеләнелә. Салкын тиеп авыруның беренче билгеләре күренгәндә антибиотик эчү куркыныч. Препарат шул кешегә “ияләшеп”, чынлап та аны кабул итәргә кирәк вакытта файдасы күренми башларга мөмкин.  
- үсемлек катнашмалары зыянлы дип әйтеп булмый, әмма аларның нәтиҗәлелеге расланмаган. Аларны дару урынына эчәргә кирәкми. Табиб белән киңәшләшеп, дару препаратлары белән бергә генә эчәргә ярый. 

Өйдә булырга тиешле дарулар:
- антисептиклар – сыдырылган, киселгән яралар булганда беренче ярдәм;
- сорбентлар – эчәклек белән проблемалар булганда кулланыла (активлашкан күмер, смекта). Эч бик нык авыртканда сорбентлар да, авыртуны баса торган дарулар да эчмәскә. Алар симптомнарны “яшереп”, табибка диагноз кую авырлаша;
- температураны төшерә торган дарулар;
- аллергиягә каршы препаратлар;
- йөрәге белән проблема булганнарга нитроглицерин;
- салкын тигәндә тамакка сиптерә, борынга тамыза торган дарулар.

(“АиФ”)

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading