16+

Петрушка иммунитетны ныгыта, канны чистарта, кандагы шикәрнең күләмен киметә

Петрушка витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Аңарда канны чистарта торган хлорофилл да бар.

Петрушка иммунитетны ныгыта, канны чистарта, кандагы шикәрнең күләмен киметә

Петрушка витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Аңарда канны чистарта торган хлорофилл да бар.

Петрушканың уртларны ныгытуын, тешне агартуын әле күпләр белмидер дә. Кандагы глюкоза күләмен дә көйли, кан басымын төшерә, иммунитетны ныгыта. Составындагы бета-каротин күзнең күрү сәләтен, ашкайнатуны яхшырта, организмнан токсиннарны, шлакларны, артык сыеклыкны чыгарырга ярдәм итә. Бу ябыгырга теләүчеләр өчен бигрәк тә мөһим. Ирләргә исә простатиттан котылырга булыша. Петрушканың тамыры да файдалы. Аны даими кулланып, кандагы шикәрнең күләмен киметеп була. Бавыр һәм канны токсиннардан чистарта. Аны цистит вакытында да кулланалар. Петрушканың согын да файдаланырга була. Төрле бөҗәкләр тешләгән урынга петрушка согыннан компресс куялар.

Ничек кенә файдалы булмасын, петрушка тоз утыру авыруыннан (подаградан) җәфаланучыларга, бөерендә таш булганнарга күп ашарга киңәш ителми. Шулай ук аны булачак әниләргә һәм бала имезүче ханымнарга да күп ашарга ярамый. Тагын бер киңәш – көненә 60 мл нан да артык петрушка согы эчәргә ярамый.

Петрушка суын хатын-кызлар бит тиресен бетчәләрдән чистарту һәм агарту өчен куллана ала. Моның өчен 50 гр петрушканы ярты литр суда 15 минут кайнатыгыз. Суынгач, битегезгә сөртегез. Әлеге суны кышка суыткычка боз итеп тә катырырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading