Ниһаять, петуния чәчәр чак җитте. Яздан алып көзгәчә шаулап чәчәк атучы петуния рассадасын кыйммәт бәягә базардан сатып алганчы, орлыктан үзебез чәчеп үстерү күпкә отышлырак.
Сатуда аның нинди төрләре генә юк! Орлыклары кыйбат дип тормадым, быел да эре чәчәк атучы, сабаклары бер метр озынлыкка чаклы үрмәләргә сәләтле, Америка селекционерларының иҗат җимешләрен - Изи Вейв Вайт, Изи Вейв Неон роуз, Чехословакиядән кайтартылган бик эре чәчәкле Дарк пурпуре, үзебезнең галимнәребез китереп чыгарган Ангора гибридларын, куак сыман булып үсүче Афродита, Артист сортларының орлыкларын сатып алдым. Аларны үстерү өчен махсуслашкан уңайлы контейнерлар - үтә күренмәле капкачлы “проращивательләр”, торф таблеткалары, сыек ашламалар, фитолампалар әзерләп куйдым.
Бакча йорты, сарай, мунча диварларына, беседкага, ачык мансардага, купшы гөлләмә рәвешендә аска таба салынып үсүче купшы петунияләр утыртылган кашполар элеп чыксак, әйләнә-тирәбез тагын да ямьләнер, кишәрлегебездә арып-талып эшләп, ял итәргә утыргач, гүзәллек белән хозурланудан күңелләр хушланыр. Берничә ел элек бакчабызга петуния һәм настурциянең җәелеп үсүче талымсыз гап-гади сортларын утырткан идем. Хәзер алар үзләре тишелеп чыга һәм яшь алмагач ботагы буенча өскә таба үрмәли.
Алмалар өлгергән мәлдә, янып торган кып-кызыл, әфлисун төсендәге чәчәкләрдән һәм алсуланып авыз суларын китереп торучы тәмле җимешләрдән торган бик кызыклы композиция туа. Сүз уңаеннан шунысын да искәртеп үтим, петуниянең һәм настурциянең чәчәк таҗлары, яшь сабакчыклары ашарга яраклы, аларны чамасын белеп кенә салатларга кушарга да ярый.
Петуниянең орлыгы тузан бөртеге сыман бик вак булганга күрә, чәчеп үстерүнең үзенчәлекләрен белергә, технологияне дөрес сакларга кирәк. Иң җайлысы: торфлы таблеткалар тезеп куелган пластик контейнерга җылы суда эретелгән «Гумистар» яки «Биококтейль» салып, таблеткаларны тиешенчә кабарткач, һәркайсының өстенә генә (!) берничә бөртек орлык сибеп чыгабыз. Тишелеп чыккач, хәлсезләрен өзеп атабыз. Орлык гранулалы булса, тагын да җайлырак. Чәчкәннән соң, таблеткалар өстенә бер-ике аш кашыгы чиста кар салып чыксак, орлыклар чыныга, субстратка берегә.
Контейнерның капкачын ябып, җылы, якты урында тишелдерәбез. Иң җайлысы - фитолампа астына урнаштыру. Савытның өстен саклык белән ачып, иртә-кич саф һава кертеп, җилләткәләп, капкачтагы конденсатын сөртеп торабыз. Нәни үсентеләрне капкачка чаклы үсеп җиткәнче мини парникта тоту отышлы. Берүк суны өсләренә сибә күрмәгез! Контейнер төбенә агызган җылы суны таблеткалар үзенә йотар һәм үсемлекнең тамырын дымландырып торыр.
Үсентенең тамырлары таблетканы тишеп чыга башлагач, аны саклык белән тышчасыннан арындырабыз. Шәхсән үзем пикировка вакытында һәр үсентене 0,3-0,5 литрлы төбе тишекле пластик савытка берәмләп күчереп утырту яклы. Үсентеле таблетканы уңдырышлы туфрак катнашмасы эченә урнаштырып чыгабыз. Тамырлары кузгалмаганга күрә, ул тиз тернәкләнә. Рассада үскән саен, төбенә туфрак өсти барабыз. Күчергәч, ун көн узгач, 2 г калий монофосфаты, 1 таблетка гәрәбә кислотасы салып эретелгән җылымса кар суы сипсәк, тамырлары учарлы булыр.
Дүрт данә чын яфрагы чыккач, ян ботакчыклар ярала башлый. Петуния 4-5 яфраклы чагында, үсемлекнең төп сабагы очын чеметеп өзәбез, шуннан соң ул куакланып китәчәк. Соңрак ян ботакчыкларның очын да чеметеп алырга була. Февраль башында чәчеп үстерелгән 1 төп петуниянең 15-16 данә янботагын кисеп алып тамырландырырга була. Бу гамәл акчабызны янга калдыра. Гибридларны даими урынына күчергәндә, сортына карап, зур кашпо сайлыйбыз. Тиешле тәрбия күргәндә, дөрес тукландырганда, сугарганда, нибары бер төп үсемлек тармакланып ярты, хәтта 1 кв м мәйданны яулап алып, кинәнеп үсә, шаулап чәчәк ата ала.
Әгәр рассаданы фитолампа астында үстерсәгез, февральдә чәчкән петуниягез май уртасыннан башлап октябрь азагына чаклы шау чәчәктә утырып сөендерер. Вакытында су сибеп, ике атнага бер мәртәбә сыек ашлама белән тукландырып торырга онытмагыз.
Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: freepik.com
Комментарийлар