16+

Петуния утырту серләре

Петуния яктылык ярата. Шытып чыккач, тәүлегенә иң яхшысы 24 сәгать яктыртырга кирәк.

Петуния яктылык ярата. Шытып чыккач, тәүлегенә иң яхшысы 24 сәгать яктыртырга кирәк.

Бакча туфрагы, ком, торф һәм черемәне бертигез күләмдә алабыз. Марганцовка ярдәмендә дезинфекция ясыйбыз. Әзер грунтны торттан бушаган пластик савытка яки биш литрлы су шешәсен икегә буйга ярып эшләнгән “теплица”га тутырабыз. Туфрак өстенә 5 см калынлыкта кар түшибез. Карга петуния орлыгын сибәбез. Ак кар өстендә кара петуния орлыгы яхшылап күренәчәк. Аннары савытның өстен каплыйбыз. Капкачы булмаса, пленка яки пыяла да кулланырга була. Теплицаны бер атна-ун көнгә җылы урынга куябыз. Һәр көн бераз җилләтеп алабыз. 

Петуния яктылык ярата. Шытып чыккач, тәүлегенә иң яхшысы 24 сәгать яктыртырга кирәк. Андый мөмкинлек булмаса, 14-16 сәгать тә ярый. Бу очракта озаграк үсәчәк. 

Суны баштагы мәлдә шприц ярдәмендә сибү дөресрәк. Үсә төшкәч, пульверизатор кулланырга була. 

Дүрт-алты яфрагы барлыкка килгәч, сирәкләп күчереп утыртасыз. Алай мәшәкатьләнеп торасыгыз килмәсә, башта ук пластик стаканнарга чәчегез. 

Петуния орлыгын хоккей алкасы формасындагы торфлы таблеткаларда үстерү бик җайлы. Ул бакчачылар өчен кирәк-яраклар сатыла торган кибетләрдә сатыла.

Кулланыр алдыннан биш-ун минт җылы суда тотып алыгыз. Аннары һәр алкага бер-ике орлык чәчегез. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading