16+

Петуниягез “кабарып”, матур булып үссен дисәгез...

Иң элек сыйфатлы орлык сайларга кирәк. (Бу һәр үсемлеккә дә кагыладыр, мөгаен). Агрофирмалардан булган орлыкларга өстенлек бирегез. Алар чагыштырмача кыйммәтрәк тора, әмма гадәттә эшкәртү аша узган һәм  капсулага ия була.

Петуниягез “кабарып”, матур булып үссен дисәгез...

Иң элек сыйфатлы орлык сайларга кирәк. (Бу һәр үсемлеккә дә кагыладыр, мөгаен). Агрофирмалардан булган орлыкларга өстенлек бирегез. Алар чагыштырмача кыйммәтрәк тора, әмма гадәттә эшкәртү аша узган һәм  капсулага ия була.

Әгәр дә орлыклар капсулалы түгел икән, аларны марганцовка яисә хлоргексидин белән эшкәртергә кирәк. Моның өчен бу матдәләрнең берсен су белән 1:1 катнашмасында кушарга кирәк.

Петунияне үстерү җиңел булмаса да, бакчачылар һәм агрономнар моның өчен махсус туфрак кулланмый. Гадәттә 50:50 катнашмасы (сатып алынган һәм бакча туфрагы) алына.

Үсемлек нык булсын өчен аларга тиешенчә тәрбия генә түгел, яктылык та кирәк. Күп кенә бакчачылар кызгылт һәм зәңгәр спекторлы фито-лампалар куллана. Әмма моның бары сатучыларның яхшы маркетингы икәнен әле бу өлкәдә тәҗрибәсе булмаган бакчачылар белми дә. Үсемлекләргә яктылык өчен светодиодлы һәм люминесцентлы лампалар да ярый.  

Яктыртыкычларның көченә бәйле рәвештә, аларны үсемлекләрдән нинди биеклектә урнаштыру нормалары бар. Әгәр дә лампада 9 В дип күрсәтелгән икән, ул вакытта яктылык чыганагын 15 см биеклектә куялар. Нәтиҗәне арттыру өчен утны кире кайтара торган материаллар, башлыча, фольга да кулланырга мөмкин.
Орлыкны туфракка чәчәр алдыннан грунтны бераз дымландыралар. Әгәр дә петуния орлыгы капсулалы икән, ул вакытта теш чистарта торган махсус таякчык ярдәмендә орлыкны 1,5-2 см ара калдырып чәчәләр. Чәчкәннән соң савытның өстен каплап, якты һәм җылы урынга урнаштыралар. Температура 22 градустан да түбән булмаска тиеш.

Петунияне кар өстенә чәчү дә яхшы нәтиҗә бирә.  Моның өчен контейнерга туфрак салалар. Аның калынлыгы 5-7 см булса җитә. Туфрак өстенә 1,5-2 см чамасы кар салына. Карны яхшылап баскаларга, тыгызларга кирәк. Кар өстенә 1,5-2 см ара калдырып, орлыклар тезелә. Кар эреп, орлыкларны туфракка “тартачак”.
Үсентеләр якынча ике атнадан соң күренә башлый. Алар бик нәзек була, шуңа да савытның капкачын ачмагыз. Хәтта җилләтергә дә ярамый.

Әгәр дә үсентеләр бик озын үсеп киткән икән, теш чистарта торган таякчык ярдәмендә аларны акрын гына туфракка батырырга мөмкин. Барлык кагыйдәләрне дә үтәгән очракта, үсентенең икенче-өченче яфрагы чыкканчы туфрак әле дымлы булачак. Әгәр дә җир кибә икән, үсентеләргә суны шприц белән сибәләр.

“Чын” яфракларның икенче пары барлыкка килгәннән соң теплицаны җилләтергә дә була. Моны иртән һәм кичен эшлиләр. Әмма капкачны ачып түгел, бераз читкә этү дә җитә.  Капкачны үсентеләрдә 4 пар яфрак барлыкка килгәч кенә тулысынча ачарга мөмкин. Башта көнгә ике тапкыр 5әр минутка, икенче көнгә 10ар минутка. Атна дәвамында петуния икенче төрле һавага күнегә һәм аннан соң капкачны бөтенләй ачып куярга ярый.  5 пар яфрак барлыкка килгәннән соң үсентене зуррак савытка күчереп утыртырга рөхсәт ителә.

Әгәр дә июнь аенда петуниягез чәчәк ата башласын дисәгез, аны гыйнвар азагы-март башында чәчәргә кирәк. Гадәттә бу чәчәкләрнең 3 айдан соң бөреләре күренә.

Петуниягез “кабарып”, матур булып үссен дисәгез, аның ботакларын өзгәләп торырга кирәк. Моның өчен үсентенең өске  ягындагы 4нче яисә 5нче яфрагыннан соң өлешен кисәләр. Шул урыннан яңа ботаклар чыга. Петуния тагын да калынайсын дисәгез һәр ике атна саен кискәләп торырга мөмкин. Ампельле петунияне болай эшләү таләп ителми.

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading