16+

Пәхләвә ясыйк әле (рецепт)

Төрек ризыгын бездә дә җиңел генә ясыйлар икән. Тәмле булсын!

Пәхләвә ясыйк әле (рецепт)

Төрек ризыгын бездә дә җиңел генә ясыйлар икән. Тәмле булсын!

Камыры: 250 гр каймак, 250 гр атланмай, 1 бал кашыгы чәй содасы, 5-6 стакан он.
Эчлеге: 400 гр әстерхан чикләвеге, 300 гр шикәр комы.
Камыр майлар өчен: 100 гр атланмай, 1 йомырка сарысы.
Сироп өчен: 0,5 стакан су, 4 аш кашыгы бал.

Аерым савытта каймакка чәй содасы кушып, яхшылап болгатырга. Икенче савытка он салырга һәм аның өстенә содалы каймакны, эретелгән атланмайны салып, камыр басарга. Әзер камырны 30-40 минутка суыткычка куеп торырга. Ул арада эчлек әзерләргә: чикләвекне бик нык итеп вакларга, шуңа шикәр комы өстәп болгатырга. Эчлек әзер.

Камырны суыткычтан алып, сигез тигез өлешкә бүләргә дә, һәр җәемне юка итеп җәяргә. Табага бер җәемне салып, анын өстен эретелгән атланмай белән майларга, тагын бер җәем камырны куярга, атланмай белән майлап, өстенә эчлекнең беразын сибәргә. Шулай дәвам итәргә. Һәр катлам шулай эшләнә. Пәхләвәнең өстен бер йомырка сарысы белән майларга да ромб рәвешендә кисәргә, өстен чикләвек белән бизәргә. Газ миченә 30-40 минутка пешерергә куярга. Пешеп чыгарга 10-15 минут кала пәхләвә өстенә баллы су агызырга. Моның өчен су белән балны кушарга һәм ут өстендә эретеп алырга, ләкин кайнатмаска. Пәхләвәне суынгач кына кисәргә. 

Каймакнын 15 һәм 20 процентлысы белән дә пешереп карадым, икесеннән дә бертөрле чыга.

ФОТО: pixabay.com

Исмегөл Зәйнуллина,
Саба, Иләбәр.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X