16+

Помидор һәм кыярларны кая куярга белмәүчеләр өчен Гөлфия Шәвәлиевадан ике җиңел рецепт

Автор-башкаручы, алып баручы Гөлфия Шәвәлиева Инстаграмдагы шәхси сәхифәсендә төрледән-төрле рецептлар белән бүлешә. Бу юлы ул помидор-кыярларны кая куярга белми аптыраганнар өчен рецептлар тәкъдим итә. 

Помидор һәм кыярларны кая куярга белмәүчеләр өчен Гөлфия Шәвәлиевадан ике җиңел рецепт

Автор-башкаручы, алып баручы Гөлфия Шәвәлиева Инстаграмдагы шәхси сәхифәсендә төрледән-төрле рецептлар белән бүлешә. Бу юлы ул помидор-кыярларны кая куярга белми аптыраганнар өчен рецептлар тәкъдим итә. 

Куркума һәм горчицадагы помидорлар
Бу рецепт бик җиңел. Иң әүвәл зур булмаган помидорларны сайлап алырга һәм юарга. Бер чәй кашыгы куркуманы сулы савытка салырга. Помидорларны шушы суда 10-15 минутка манып торгач, сөртми генә, сөлгегә тезеп чыгарга. Помидорлар кипкән арада духовкадагы банкалар стерильләнеп, капкачлары суда кайнап утыра. Куркумалы помидорларны чайкамыйча гына киптергәч, стерильләнгән банкаларга салырга. Иң беренче итеп, банка төбенә горчица порошогы салып җибәрәсез. Помидор белән горчица порошогы чиратлаштырып салына. Банканы шыплап тутырасы түгел. Аннары 2 сарымсак кисәген кисеп, банкага салырга да стерильләнгән капкачлар белән борып куярга. Эш барышын һәм аның нәтиҗәсен сез фотодан күрә аласыз.

Горчица белән гади һәм тәмле кыярлар
2 килограмм кыярны юып, боҗра яки ярымбоҗра формасында турыйбыз. Бу очракта теләсә нинди кыяр бара. Иң мөһиме – кыярның ачы ягын яхшылап кисеп ташлыйбыз. Чөнки ачысы булырга тиеш түгел. Аннары 1 аш кашыгы горчица порошогы, 0,5 стакан уксус, 125 мл көнбагыш мае, 0,5 аш кашыгы шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы кара борычны бергә кушып, бераз болгатып торабыз. Әзер катнашманы туралган кыярлар өстенә салып куябыз. Яхшы итеп болгатканнан соң, 1-2 сәгать шул суында тоткач, 10-15 минут кайнатып алабыз. Аннан соң стерильләнгән банкаларга салып, кайнар суда тоткан капкачлар белән ябып куябыз.  Монда канәфер дә, укроп та, суган да кирәкми. Бик тәмле салат! 

Эльза Газизова, "Шәһри Казан. Язмыш"

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading