Еш кына томатларның чирләп китүенә аларны тәрбияләгәндә җибәргән агротехник хаталарыбыз сәбәпче була. Мондый чирләрнең күбесен дәвалап, кимчелеклекләрне вакытында төзәтеп, көтелгән максатка ирешеп булуын онытмыйк.
Алтынсу тимгел чирен орлыклардагы генетик кимчелекләр китереп чыгара. Көннәр кызу торган чакта, сабактагы яшел помидорларның өслеге аркылы күренүчән алтынсу таплар белән каплана, соңрак ул тимгелләр җәелеп, яшелчә коңгырт төскә керә. Томат өлгереп җиткән мәлдә кабыгының таплы урыннары корышып ката. Сүз дә юк, некрозлы чирне дәвалап булмый. Киләчәктә уңышсызлыкка юлыкмас өчен, чәчүлек орлыкларны бары тик бакчачылыкка махсуслашкан кибетләрдән, ышанычлы фирмалар җитештергәнен генә сатып алырга кирәк.
Җимеш очы череге бакчачыларны тәмам аптырашка калдыра. Тыштан караганда бик матур, шактый зур помидорны урталай ярып карагач, эчендә татлы сутлы йомшак эчлек урынына, кара черек күргәч, ни хәл итәрсең? Кайвакытта куакта үскәндә үк чирнең билгеләрен күрергә була. Помидорның сабакка тоташкан җимшәне төбендәге сизелер-сизелмәс соргылт таплар чирнең башланып килүенә ишарә. Соңрак алар кара төс ала, коры һәм батынкы рәвешкә керә. Әлеге күренешне күпләр табигать көйсезлегенә сылтый, әмма үсемлекләр тиешле тәрбия күрмәгән очракта да, бу чир баш калкыта. Моннан тиз арада котылу өчен, 4 г “Кальцифол-25” препаратын 10 л суга эретеп салып, атнага бер мәртәбә томатның яфракларына бөркергә кирәк. Бу чирдән тулысынча котылу өчен, процедураны кимендә – 3, кайвакытта 5 мәртәбә кабатларга туры килә. 20 г Кальций селитрасын 10 л суга салып болгатабыз, 10 г бор кислотасын кайнар суда эретеп өстибез. Әлеге составны 10-14 көн саен яфракларга сиптерәбез.
Халык ысулларына өстенлек бирүчеләр түбәндәгечә эшли. 2 аш кашыгы утын көленә 1 л кайнап торган су коеп, суынганчы төнәтәбез. Сөзеп, 10 л су өстәп, үсемлекләрнең төпләренә 1әр л сибеп чыгабыз. Бу составка 50 мл сыек сабын өстәп, яфракларны да эшкәртергә була. Һәр очракта да түтәлнең кичтән яхшылап сугарылган булуы мәҗбүри.
Яфракларның кабару чире халык телендә “водянка”дип атап йөртелә. Томатларны бик еш, кирәгеннән артык мулдан сугарганда, яфракларның ике ягында да кабарынкы урыннар барлыкка килә. Бу күңелсез хәлдән котылу өчен, суны атнага бер мәртәбә сибәргә, түтәлдәге туфракны йомшартып, тамырларга кислород кертергә, үсемлекләрне сирәкләп күчереп утыртырга, теплицаны даими җилләтергә кирәк.
Томатларның коры черек авыруы помидорлар күпләп өлгергән вакытта күзәтелә. Татлы сутлы эре помидорлар эченә вак кына корткыч талпан – тишеп кереп, сутын суыра башлаган урында тап барлыкка килә. Зарарланган помидорлар, корткыч бөҗәк селәгәендәге ферментлар тәэсире аркасында, тулысынча өлгереп җитә алмый. Уңышны җыйганда игътибарлы булырга, талпан тишеп сутын суырган помидорларны ашамаска кирәк. Корткычтан котылу чарасы бер генә: үсемлекләрне инсектицид белән эшкәртергә мәҗбүр булабыз.
Эдема, шешенкелек, кояшта пешү чирләренә табигать шартларындагы көйсезлекләр һәм томатларны карап үстерүдә җибәрелгән хаталар сәбәпче. Бу чир үсемлекнең бөтен вегетатив өлешләрен зарарлый. Яфрак пластинасының ике ягында да сөялгә охшаган кабарынкы урыннар пәйда була. Помидорларның структурасы көпшәкләнә, эчендә сусыл йомшагы булмый, орлыклары яралмый. Кояш пешергән очракта, томат куакларында әүвәле вак җәрәхәтләр пәйда була, шул зарарланган урыннардан инфекция үтеп керә. Вакытында күреп алып, чарасын күрмәсәк, сабаклары, яфраклары каралып чери.
Үсемлекләребез мондый чирләргә тарымасын өчен, агротехника кагыйдәләрен төгәл үтәү зарури. Әйтик, кояш кыздырган вакытта томатларга суны яңгырлатып сипсәк, аның яфраклары, сабаклары кояшта пешәчәк. Үсемлекнең иммунитеты начарлануы аркасында, ул инфекцияләргә, корткычларга каршы тора алмаячак. Томатларны арасыннан җил уйнарлык итеп, сирәгрәк утырту отышлы. Җылы суны иртән, һичьюгы кичен, бары тик төпләренә генә сибү, туфрагын даими йомшартып тору, астагы яфракларын вакытында өзү зарури. Теплицаның ишекләрен, фрамугаларын, форточкаларын даими ачып, җилләтү дә үсемлекләрнең сәламәтлеген саклаучы бик кирәкле чара.
Томатларның эче көрәнләнү чире вакытында помидорларның эче һәм тышы караңгы, коңгыртсу төстәге кабарынкы таплар белән каплана. Җимшәннең тышкы формасы бозыла, помидорлары вак һәм өлгермәгән килеш кала, сабакта күпме торсалар да, кызара алмыйлар. Сәбәпләре берничә – түтәлдәге туфрак тиешенчә әзерләнмәгән, аңа хәлсез үсентеләр утыртылган, алар вакытында ашланмаган, суы җитәрлек сибелмәгән, температура режимы сакланмаганга күрә, үсемлекләр даими стресс кичергән, иммунитетлары төшкән, матдәләр алмашу процесслары бозылган. Мондый чирле помидорларны чи килеш ашарга, тозларга, маринадларга ярамый.
Бер кагыйдәне онытмыйк: үсемлекләрне тукландырганчы, кичтән түтәлләрдәге туфракны йомшарту зарури. Томатларны гадәттә атнага бер мәртәбә әйбәтләп сугарабыз. Сугару белән кирәкле элементларга баетуны берьюлы башкару зыянлы түгел, дип язалар. Шәхсән үзем сугарылмаган, дымсыз туфракка ашлама кертмим, тамырларын яндырудан сакланам.
Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: pixabay.com
Комментарийлар