16+

Раковинадан су яхшы агып китеп торсын өчен нишләргә?

Раковина, ваннадан су акрынрак китә башласа, кибеттән сатып алынган махсус сыеклык салырга күнеккәнбез. Әгәр дә ул кул астында булмаса, нишләргә?

Раковинадан су яхшы агып китеп торсын өчен нишләргә?

Раковина, ваннадан су акрынрак китә башласа, кибеттән сатып алынган махсус сыеклык салырга күнеккәнбез. Әгәр дә ул кул астында булмаса, нишләргә?

Аны үзебезгә әзерләргә кала. Безгә яртышар стакан сода, аш серкәсе һәм бер кәстрүл кайнар су кирәк була. Башта су агып китә торган урынга сода сибәбез. Аның өстенә аш серкәсе агызабыз. Өстен берәр тәлинкә белән каплап куябыз. Ярты сәгатьтән соң кайнап чыккан су агызабыз. Су гел яхшы агып китеп торсын өчен, әледән-әле ул урынга бер аш кашыгы коры горчица порошогы салып, өстенә бер чәйнек кайнар су коябыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading