16+

Редис өчен җирне март ахырында әзерләгез

Витаминнарга, клетчаткага бай, сусыл, тәмле, иң иртә өлгерә торган яшелчәләрнең берсе ул редис.

Редис өчен җирне март ахырында әзерләгез

Витаминнарга, клетчаткага бай, сусыл, тәмле, иң иртә өлгерә торган яшелчәләрнең берсе ул редис.

Тишелеп чыккан көненнән алып, үстереп өстәлгә куйганчы нибары бер ай вакыт сарыф ителә. Бу яшелчә үзгәрүчән табигый шартларга әлләни бирешми, туфрак составына талымсыз, карап үстерү технологиясе бик гади. Шәхсән үзем, редисның бик иртә өлгерешле сортларын һәм гибридларын март ахырында теплицага чәчеп, беренче уңышны апрель дәвамында җыеп алам. 

Редис – кыска көн үсемлеге. Җәй көне чәчүдән мәгънә юк, башы бик начар формалашачак, ачы, каты, эче көпшәк, куышлы булачак, сабагы уклар җибәрәчәк. Икенче уңышны көннәр кыскара башлагач өлгертү отышлы. Сентябрь башында чәчсәк, ай азагына чаклы мул уңышы өлгереп җитәчәк. 

Теплицаның язын редис чәчеләсе түтәлләрен көздән әзерләп калдырабыз: туфрагына черемә, көл, фосфорлы ашлама сибеп, әйбәтләп казыгач, сидерат үстереп алабыз. Туфрак йомшара, зарарсызлана, микроэлементларга байый. Март аенда теплицага ике-өч мәртәбә күп итеп кар таратабыз. Тышта салкын һава торуга карамастан, язгы кояш нурлары корылма эчендәге карны эретә, җирне күпертә, туфракка шифалы дым туплана. 

Гадәттә мартның 26-27ләрендә түтәлне тырмалап, йомшартып, буразначыклар сызабыз. Орлыклар бик тиз шытып чыксын өчен, чәчүгә өч- дүрт көн кала, капкачлы токмач савытына берничә кат итеп җәелгән, биостимулятор сибелгән бәдрәф кәгазе эчендә борынлатам. Тамыр җибәрә, орлык ярылы яфрак чыгара башлаган нәни үсентеләрнең арасын 4-5 см калдырып, корткычлар кимермәсен өчен төелгән ачы борыч салып болгатылган кайнар су сибелгән буразначыкларга тезеп чыгам. Тамырларын чиста елга комы катыштырылган черемәле туфрак белән сак кына күмдерәм. Яңадан җылы (!) су бөркеп, тукылмаган материал белән каплап калдырам. 

Март аенда бакчага атнага бер-ике генә мәртәбә бара алабыз. Икенче килүебездә редислар матур, тигез булып тишелеп чыккан була. Узган килүебездә кисмәкләргә тутырып куелган карлар эреп, җылынып тора. Шифалы суны өсләреннән коендырып сибеп чыгам. Редис суыкка чыдам, өсләренә кар таратып җибәрсәң дә була, әмма җылы су сипкәндә, ул тизрәк үсә.

 Сидерат үстерүебез аркасында чүп үләннәре тишелеп чыкмый, гөмбәчек чирләре баш калкытмый, корткычлар һөҗүменнән ачы борыч саклый. Редисның “16 дней”, “18 дней”, “Суперранний красный”, “Три недели” кебек сортлары бик тиз өлгерсә дә, башлары эре түгел, бер ай эчендә өлгереп җитә торган “Заря”, “Рубин”, “Чемпион”, “Краса”, “Французский завтрак”, “Розовый с белым кончиком”, “Рудольф” сортларының, “Вена F1” , “Дуся F1”, “Мечта Алисы F1” гибридларының уңышы мулрак. Редисны көзен чәчү өчен “Великан”, “Жара” сортлары отышлы. 

Редисны апрель азагында ачык грунтка чәчеп тә, май аенда өлгертеп алырга була. Бу очракта төнге кыраулардан саклау өчен, өстенә дугалар бастырып куеп, тукылмаган материал каплап торырга туры килә. Йомыркадан бушаган 30 секцияле картон капларның очларын уйдыклап кисеп, үзләрен түтәлгә тезеп, бераз туфракка батырып, бик әйбәтләп сугарып, һәр уемга 1әр орлык салып, аз гына туфрак белән күмдереп чәчәргә була. Бу очракта каплар мүлчә ролен үти, дым яхшы саклана, чүп тишелеп чыкмый, сирәклисе юк, редислар бик эре була. 

Редис кояш, су, комлы, көпшәк туфрак ярата, көн саен чамалап кына сугару, төпләрен йомшарткалап тору сорала. Артыгын коендырсак, башлары ярыла, суны аз сипсәк, тамыразык ачы, каты була. Азотлы ашлама, тирес ачыткысы белән тукландырырга ярамый, юкса яфраклары эре, башлары чирләшкә, вак, кортлы булачак. 

Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading