16+

Әрәм булмасын дисәгез, киптерегез

Калдык-постык помидорларыгызны нишләттегез, кызлар? Аларны инде ашыйсы килми, тавыкларга пешерергә жәл.

Әрәм булмасын дисәгез, киптерегез

Калдык-постык помидорларыгызны нишләттегез, кызлар? Аларны инде ашыйсы килми, тавыкларга пешерергә жәл.

Әрәм дә итәсе килми. Эчне пошырып тик торалар. Шуңа да мин аларны киптерегә булдым. Интернеттан төрле рецептлар карадым да, үземчә, өйдә нәрсә бар, шулардан ясадым. Помидорларны юдым, урталай ярдым, согын агыздым, табага пергамент кәгазе жәеп, өсләренә помидорларны тезеп чыктым.

Өсләренә тоз, кара борыч, прованс үләннәрен сиптем дә, 125 градус җылылыктагы газ миченә өч сәгатькә куйдым. Вакыт-вакыт карап, әзерләрен ала бардым. Араларында эреләре дә булгач, кимендә биш сәгать киптеләр. Эре угычтан уылган сарымсак, базилик, ысланган паприка белән аралап, чиста, коры банкаларга тутырдым, өсләренә бермә-бер күләмдә кушылган зәйтүн һәм исле көнбагыш мае агыздым. Май өстенә берәр чәй кашыгы гына алма серкәсе салдым да, каплап суыткычка куйдым. Бик тәмле булды.

Мөнирә Бәдретдинова,

Әлмәт.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading