16+

Роза Алимова: «Яңа ел ялларында азрак ашарга, күбрәк хәрәкәтләнергә»

- Яңа ел төне бәйрәм булудан тыш, безнең организм өчен зур стресс та әле. Кичке сәгать 8-9дан соң күп итеп ашау, йокламау эзсез үтми. Ашказанына, ашказаны асты бизенә, бавырга майонезлы салатлар, ысланган казылык, балык кебек ризыклар куркыныч. Аларны өстәлгә бөтенләй куймагыз димим, ләкин ашаганда чама хисе булырга тиеш. Табынга утырганчы...

- Яңа ел төне бәйрәм булудан тыш, безнең организм өчен зур стресс та әле. Кичке сәгать 8-9дан соң күп итеп ашау, йокламау эзсез үтми. Ашказанына, ашказаны асты бизенә, бавырга майонезлы салатлар, ысланган казылык, балык кебек ризыклар куркыныч. Аларны өстәлгә бөтенләй куймагыз димим, ләкин ашаганда чама хисе булырга тиеш. Табынга утырганчы ярты сәгать кала, бер стакан су эчеп куярга кирәк.

Төп ризык алдыннан җиләк-җимеш, яшелчә ашап кую да яхшы. Кыш көне организмга яктылык җитми, бу хәлсезлек китереп чыгара. Серотонин, бәхет гормоны булган мандарин, әфлисун, банан, кызыл борыч кебек җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән авыз итегез. Алар авыр ризыкларны күп ашамаска ярдәм итәчәк. Өстәлдә газсыз, балсыз чиста су булырга тиеш. Гадәттә, Яңа ел бәйрәмендә спиртлы эчемлекләрдән шампан шәрабы эчәләр. Ләкин ашказаны авырткан кешеләргә игътибарлы булырга киңәш итәм. Мин, гомумән, эчмәгез ди­яр идем, әл­бәт­тә. Күреп торасыз, хәзер спиртлы эчемлек­ләр, суррогат ара­кы бе­­лән агу­­ла­­нучылар адым саен. Икенче көнне дә кичтән калган ризыкларны ашап, телевизор каршында гына ятмагыз. Саф һавада йөрегез, чаңгы, тимераякта шуыгыз. Организмга физик күнегүләр кирәк. Кан басымы югары булганнарга, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән интегүчеләргә икенче көнне мунчага керергә киңәш итәм. Бәйрәм табынында җыелган токсиннар шунда чыгып китәчәк. Ә төп киңәшем шул - азрак ашагыз, күбрәк хәрәкәтләнегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading