16+

Розалар өчен махсуслашкан агриколалар, комплекслы ашламалар куллану отышлы

Быелгы салкын, калын карлы, озын кыштан соң, күп бакчачылар розаларына зыян килүдән зарлана.

Розалар өчен махсуслашкан агриколалар, комплекслы ашламалар куллану отышлы

Быелгы салкын, калын карлы, озын кыштан соң, күп бакчачылар розаларына зыян килүдән зарлана.

Кайберәүләрнекенә суык тиеп, сабаклары тулысынча яки өлешчә өшеп каралган, икенчеләрнекен тычканнар кимергән. Өсләренә япкан корылмалары кар авырлыгына чыдамыйча, сыгылып, розаларны сындырган. 

Юеш салкын җиргә сузылып ятып, язгы суда бүртенгән,  күгәргәннәре, кабыклары көпшәкләнеп кубып төшкәннәре дә бар икән. Һәр очракка шәхси якын килү сорала, әлбәттә. Ашыгыч ярдәм чаралары күптөрле. Кайберләре белән таныштырып узам. Беренче чиратта исән калган розалардан калын япмаларын салдырып, ревизия ясау, күгәрекле мүлчәләрен тырмалап алып, төпләрен йомшарту зарури.

Сабаклары өшеп, тулаем эштән чыккан, тамырларына зур зыян килгән булса, аларны казып алып, туфракны зарарсызландырып, ашлап, май аенда яңа үсентеләр утыртырга туры киләчәк. Әгәр сабакларның бер өлеше генә каралса, исән калган бөресенә чаклы аска төшеп, зарарланган өлешләрен кисеп атарга, ярасына бакча сумаласы сылап куярга кирәк. Гадәттә, роза куакларында  тамыр муентыгы янәшәсендә моңарчы “йоклаган” запас бөреләре була. Прививкадан өстәрәк урыннан үсеп киткән яшь сабаклар салкын тигән куакны тернәкләндереп җибәрергә ярдәм итәчәк.

Прививкадан астагы кыргый ботаклары шытып чыга башлауга, бу әрсезләрне кичекмәстән өзә бару зарури. Юкса алар культуралы бөреләргә ачылырга, яшь ботакчыкларга тернәкләнеп үсеп китәргә комачаулаячак. Хәлсезләнгән куакка корткычлар, гөмбәчек чирләре ябырылучан. Розаларыбызның тамырларын май коңгызы личинкалары, катыкортлар, аю чикерткәләр кимереп эштән чыгармасын, сабакларына, бөреләренә, яшь үсентеләренә гөбләләр өере, пәрәвез талпаны һ.б.ш корткычлар, төрле гөмбәчекләр ябырылмасын өчен, алдан хәстәрен күрсәк, оттырмабыз дип уйлыйм. 10 л җылымса суга 2 мл Престиж эремәсен салып болгатабыз. Ул тамырларны кимерүче  корткыч бөҗәкләргә каршы торачак.

Розаларга хәл кертү, стресстан коткару, иммунитетын ныгыту  максатыннан, шул эремәгә 2 мл  Превикур-Энерже  өстибез, 2 таблетка Иммуноцитовит  төеп салабыз, 10 мл Стимул препараты салып, әйбәтләп  болгатабыз. Зур куак төбе  әйләнәсенә бер чиләк эремә сипсәк, кечкенәсенә ярты чиләк  ашлама җитәчәк. Төпләренә  янәдән черемә, компост  яки пычкы чүбе  таратып куярбыз. Розалар өчен махсуслашкан агриколалар, комплекслы ашламалар куллану отышлы. Аларның составында макро-, микроэлементлар күләме  балансланган була. Ике атнадан әйбәтләп сугарып, тулы комплекслы ашлама белән тукландырырбыз. Язын  сабаклар, яфраклар, ботакчыклар  кинәнеп үскән мәлдә, нигездә азотлы ашламаларга, тирес, үлән ачыткыларына өстенлек бирсәк, розалар чәчәк ату чорына кергәч, фосфорлы, калийлы ашламалар, микроэлементлар белән тукландыру зарури. 

Апрель кояшы көндез якты елмайса да,  әлегә төннәр салкын. Розаларның кышкы  калын япмаларын, иске күгәрекле мүлчәләрен җыеп алып яндырсак та, көндез нәзберек гөлләребезне кояшта пешермәү, төнлә туңдырмау өчен, көннәр чынлап торып җылытканчы,  өсләренә тукылмаган материал ябып тору зарури. Бакчабыздагы агач-куакларны корткычларга, гөмбәчекләргә каршы эшкәрткәндә, роза куакларын да истән чыгармыйбыз. Безнең төбәктә   кабатланучан кыраулар чоры  июньнең уннарыннан соң гына тәмамлана. Розаларыбызның иминлеген даими  сакларга туры килә.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading