16+

Салкын тиюдән ничек сакланырга?

Кешегә авыру тын-һава юлы аша йога. Бактерия яки вирус борын куышлыгының лайлалы тышчасына утыра, шуннан организмга үтеп керә.

Салкын тиюдән ничек сакланырга?

Кешегә авыру тын-һава юлы аша йога. Бактерия яки вирус борын куышлыгының лайлалы тышчасына утыра, шуннан организмга үтеп керә.

Димәк, салкын тиеп авырудан саклану өчен, беренче чиратта, борын куышлыгын сакларга кирәк. Моның өчен борын юлларына «Оксолин» мазе яки интерферон нигезендә эшләнгән мазь сылагыз. Алар урынына гадәти вазелин да куллансагыз була. Мазьларны һәр өч сәгать саен сылагыз. Аның алдыннан борынны тозлы су белән юыгыз.

Туклануга да игътибар итегез. Салатларга ачы торма куша торган булыгыз. Ул организмның саклану көчләрен активлаштыра. Әмма ашказаны авыртканнарга, бавыр авырулары булганнарга аны кулланмау хәерле. Сарымсакның да файдасы зур. Аның составындагы аллеин дигән матдә сарымсакка үзенә бер төрле ис һәм тәм бирә. Сарымсакны турагач яки ашаганда, аллеин аллицинга – табигый антибиотикка әйләнә. Аллицин бактерияләр таралуга юл куймый, вируслардан саклый, иммунитетны күтәрә. Тозлы кәбестәнең файдасы турында да электән үк сөйлиләр. Аңарда С витамины күп. Имбир да авыруга каршы торырга булыша. Аның составындагы гингерол дигән матдә микробларны үтерә. Моннан кала аңарда В төркеменә караган витаминнар, аскорбин кислотасы һәм ретинол бар. Суган да С витаминына бай. Аскорбин кислотасының күплеге буенча ул әфлисунны да куып җитә. А, В1 һәм С витаминлы кабак иммунитетны күтәрә.

Вируслар кеше күп булган урыннарда үрчи. Авыру таралган вакытта сәүдә үзәкләренә йөрергә тырышмагыз. Эшкә барганда (мәктәп, балалар бакчасы), кулъяулыгыгызга лаванда һәм башка эфир майларын сылагыз. Бу үзенә күрә бер ароматерапия булып тора.
Гигиена кагыйдәләрен үтәү дә мәҗбүри. Урамнан кергәч, кулыгызны кат-кат юыгыз. Урамда озаклап һава сулап йөрегез, бүлмәне җилләтегез.

(«АиФ»).

Фото: aif.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X