16+

Санаторийга юллама кемнәргә тиеш?

Ташламаларга ия кешеләр дәүләт хисабына санаторийда ял итеп кайтырга мөмкин.

Санаторийга юллама кемнәргә тиеш?

Ташламаларга ия кешеләр дәүләт хисабына санаторийда ял итеп кайтырга мөмкин.

Хәтта бару-кайту чыгымнарын да хөкүмәт үз өстенә ала. Бушлай дәвалану кемнәргә тиеш, юлламаны ничек алу хакында сөйләргә булдык.

Санаторийга юллама кемнәргә тиеш?
•    инвалидлыгы булган балалар һәм өлкәннәр;
•    сугыш инвалидлары;
•    Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
•    хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хәрби хезмәттәгеләр өстенлекле рәвештә карала;
•    Чернобыль АЭСында радиациядән зыян күрүчеләр һәм башкалар.

Кайда дәваланырга?
Канун буенча пациент санаторийны һәм анда бару вакытын сайлый алмый. Шулай ук үзе сатып алган юллама бәясе дә компенсацияләнми. Санаторийны пациентны күзәткән табиб һәм белгечләр киңәшләренә таянып медицина комиссиясе билгели. Дәвалану Социаль фонд килешү төзегән санаторийларда уза.

Санаторийга юллама ничә көнгә бирелә?
Дәвалану дәвамлылыгы кешенең диагнозына һәм аның үзен ничек хис итүенә бәйле.
•    24 көннән 42 көнгә кадәр – инвалидлыгы булган кешеләр өчен, баш һәм арка миенә зыян килгән кешеләр;
•    21 көн – инвалид балалар;
•    18 көн – башка категорияләр.

Юлламаны ничек алырга?
Санатор-курорт дәвалануга юллама елына бер тапкыр бирелә. Ул I төркем инвалидны һәм инвалид баланы озатып баручыга да бирелә. Төп шарт -  ташламага ия кешенең социаль хезмәтләр җыелмасында санатор-курорт дәвалану булырга тиеш. Юлламага документларны Социаль фондның клиент хезмәте аша яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин.

Кирәкле документлар:
•    хезмәт күрсәтүгә гариза;
•    070/у формасы буенча белешмә;
•    шәхесне дәлилләгән документ.
Ничек барып җитәргә?
Россия Социаль фондының төбәк бүлегендә санатор-курорт юллама һәм бару-кайту өчен ташлама талоны бирелә. Маршрут һәм транспорт төрен фонд белгечләре билгели.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading