16+

Сарымсак утыртыр чак (Фарсель Зыятдинов киңәшләре)

Шөкер, көзге уңышларны җыеп алырга көннәр быел бик матур торды. Авыл халкы рәхәтләнеп бәрәңгесен, кишерен, чөгендерен алды. Уңышы да мулдан шул: бәрәңгесен әйтәсеңме, алманың күплеге дә искитмәле… Хәзер халык җирне кышка әзерләп калдырырга ашыга. Моны ничек дөрес эшләргә, җыйган уңышны ничек сакларга? Укучыларны кызыксындырган сорауларны Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фарсель Зыятдиновка бирдек.

Шөкер, көзге уңышларны җыеп алырга көннәр быел бик матур торды. Авыл халкы рәхәтләнеп бәрәңгесен, кишерен, чөгендерен алды. Уңышы да мулдан шул: бәрәңгесен әйтәсеңме, алманың күплеге дә искитмәле… Хәзер халык җирне кышка әзерләп калдырырга ашыга. Моны ничек дөрес эшләргә, җыйган уңышны ничек сакларга? Укучыларны кызыксындырган сорауларны Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фарсель Зыятдиновка бирдек.

- Фарсель абый, бәрәңгедән башлыйк әле, быел, шөкер, бәрәңгене бик рәхәтләнеп алдык. Былтыр бәрәңгене «Престиж» препараты белән эшкәртеп утырткан идек. Ни хикмәт, чынлап та колорадо коңгызлары күренмәде. Киләсе елда да шулай итсәк, моның зыяны юкмы икән?
- Элегрәк бәрәңгене «Дуст» кебек препаратлар белән агулыйлар иде. Хәзер аларны табып та булмый, чөнки галимнәр аларның кеше организмы өчен зыянлы икәнен ачыклады. Дусттагы зарарлы матдәләр бәрәңгедә туплана икән. Ә «Престиж»ны курыкмыйча кулланырга була. Төрле фәнни тикшеренү лабораторияләрендә аның бәрәңге составында тупланмавы ачыкланды, ул зарарлы түгел.

- Үзегез дә «Престиж» кулланасызмы?
- Юк, минем бәрәңгене агулаганым юк. Безнең җир кишәрлегебез әлләни зур түгел. Аннары ел саен бакчаны су баса. Шуңа да колорадо коңгызлары судан һәлак булалар. Дөрес, алар көненә 100 чакрым араны узып читтән очып килергә дә мөмкин. Әмма, гадәттә, корт җир астыннан чыгып күкәй сала, шуннан барлыкка килгәннәре генә очарга сәләтле. Кыскасы, безгә зыян салырга өлгерми кала алар.

- Бәрәңге алганда кайбер кешеләр йомшак, пешкән бәрәңгеләр очрый дип зарлана. Бәрәңге пешерлек эсселәр дә булмады кебек?
- Бу эсселек нәтиҗәсе түгел, бу - шундый авыру. Элегрәк халык макроспориоз, фитофтороз кебек авырулардан күбрәк зыян күрә иде. Артык дымлылыктан бәрәңге сары, кара тимгелләр белән каплана. Соңгы вакытта «кутыр чире» очрый башлады. Шуның бер төре буларак «көмешсыман кутыр чире» күзәтелә. Менә пешкән бәрәңгеләр шуның нәтиҗәсе инде. Җир кишәрлегеннән мондый бәрәңге чыга икән, бу уңышны орлыкка калдырмасаң яхшырак, бу авыру башкаларына да йоккан булуы бар, ул икенче елга тишелмәскә мөмкин.

- Кайбер кешеләр бәрәңгенең корыган сабакларын җир өстеннән җыеп тормый, черемә, янәсе. Бу чынлап та шулаймы?
- Юк, бәрәңгене алганнан соң җирне чиста калдырырга киңәш итәр идем. Бер нинди сап, сабак, иске бәрәңгеләр дә калмаска тиеш. Чөнки әйтеп киткән авырулар сабакта да булырга мөмкин.

- Бәрәңгене ничек сакларга?
- Базда дымлылык 75-80 проценттан да югары булмаска тиеш. Артык дымлылыктан, фитофтора споралары үрчеп, бәрәңге чери башлый. Фәнни яктан, бәрәңгене базга салыр алдыннан җилләтергә, өч көн кояшта тотарга кирәк. Дөрес, кайбер вакытта моны үтәп тә бетереп булмый, шулай да коры бәрәңге яхшырак саклана инде. Базда 2-3 градус җылы иң яхшысы булып санала.

- Кишерне сеткаларга салып саклаучылар да бар, әмма язын ярым черегән кишерне күреп кәеф төшә, анысының саклау сере нидә?
- Кишерне бер савытта ком белән аралаштырып сакласаң, озаккарак түзә. Бер рәт кишер тезәсең дә ком саласың, тагын кишер тезәсең... Хәзер күп кеше андый яшелчәләрне кыргычтан уып, туңдырып саклый инде.

- Алманы да базга төшерикме икән?
- Үзем, базга төшерү яклы түгелмен. Беренчедән, анда алмага ис сеңә, икенчедән, базда алма өчен билгеле бер температура саклау авыррак. Алмага бер-ике градус җылылык кирәк. Артыграк булса, ул көпшәкләнә, эчтән чери, йомшый. Иң яхшысы - лоджияләр. Идәнгә түгел, берәр өстәлгә савытлар куеп, шунда һәр алманы берничә кат кәгазьгә төреп сакласаң әйбәт.

- Төп темабыз - көзен җирне әзерләп калдыруга да күчик инде. Кемдер горчица утырта, бу нәрсә өчен эшләнә?
- Әйе, горчица, арыш сибүчеләр бар. Бу җирне чистарту, чүп үләннәрен киметү өчен эшләнә. Үзенә күрә бер ашлама. Дөрес, аны моннан 20 көн элегрәк эшләргә кирәк иде инде. Хәзер шул азрак үскән гәрчичне чабып җирне сукалатырга кирәк. Горчица, арыш - сидератлар дип атала. Кышка сидерат кертелгәндә җир, әлбәттә, соңрак сукалана, ә болай иң яхшысы иртә пар. Бу август ахырында ул башкарыла.

- Чүп үләненнән котылуның башка бер чарасы юкмы соң?
- Химикатлар бар, дөрес алар турында сөйләргә бик яратмыйм мин, «Раундап» дигән ашлама кулланалар. Әмма аның белән коры җирне эшкәртүдән файда юк, бу химикат нәкъ менә чүп үләненең яфрагына тигәндә генә тамырны корыта.

- Җирне тагын ничек тукландырырга була?
- Органик, минераль ашламалар кертергә була. Тирес, торфлардан ясалган, төрле чүп үләннәре черемәләреннән барлыкка килгән компостлар файдалы, неорганик ашламага килгәндә, нитрофос яхшы. Ул җирне азот, фосфор, калий белән баета. Туфракның әчелегенә карап, тиешле күләмдә акшар, көл кертү дә файдалы. Ул туфракны нейтральләштерергә ярдәм итә. Бер квадрат метрга бер-ике стакан көл җитә.

- Алмагач төпләрен дә йомшартып калырга кирәктер...
- Түтәл җиреннән аермалы буларак, агач төпләрен бик тирән йомшартырга ярамый. Бары 8-10 сантиметр тирәнлектә генә казу яхшы. Чөнки аларның тамырлары өстә урнашкан булуы ихтимал. Көрәк белән эшләгәндә дә сак булырга кирәк. Ян якка казысаң яхшы, ягъни түгәрәкләп акрын гына казып йомшартыгыз.

- Сарымсакны ничәсенә кадәр утыртырга өлгерәбез әле?
- Фәнни яктан аны сентябрьнең өченче декадасыннан алып октябрь башларына кадәр утыртырга диләр. Үзем соңгы срокны 5-7 октябрь дияр идем. Ул көзен тамыр җибәреп өлгерергә, шул ук вакытта тишелмәскә дә тиеш.

Кышка әзерләнәбез
Борщ өчен кайнатма
2 кг чөгендер һәм 1 кило кишерне эре угыч аша чыгарасың. Шуңа ярым боҗралап туралган 1 кило суган, токмач кебек туралган 1,5 кило помидор, 0,5 кило татлы борыч өстисең. Яшелчәләргә 6-8 бөртек кара борыч, 4-5 дәфнә яфрагы, 200 грамм песок, 200 грамм уксус, 200 грамм көнбагыш мае, тәменчә тоз кушасың. Барысын бергә яхшылап болгатып, сүрән утка куясың. Кайнау кергәннән соң, тагын 50 минут пешерергә кирәк. Аннары кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырасың.

Помидор + суган
Помидор белән суганны телемләп турарга һәм банка тулганчы аралаштырып катлам-катлам тутырырга. Өстенә 1 аш кашыгы сыек май, 2 аш кашыгы уксус, 2- 3 кара борыч, бер-ике тырнак сарымсак салып, маринад коярга. Маринад болай әзерләнә: 4 литр суга 200 грамм шикәр комы, 100 грамм тоз. Банкаларны маринад салгач, сулы савытта махсус тактага утыртып, яки тастымалга куеп 5-10 минут кайнатып алырга кирәк. Аннары банкаларны ябасың.

Кәбестәдән тәмләткеч
2 кило кәбестә, 2 кило помидор, 1 кило кишер, 1 кило суган, 200 грамм сарымсакны - барысын да ваклап турап, согы чыкканчы 4-5 сәгать тотасың. Шуңа ярты стакан тоз, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан уксус, 0,5 литр көнбагыш мае салып, бөтенесен бергә бутыйсың да, стерильләштерелгән банкаларга тутырасың. Бу тәмләткеч кайнатмыйча ясала, шуңа да витаминлы, ашка хуш ис бирүе белән үзенчәлекле.

Тәмле салат
3 кило помидор, 1 кило суган, 1 кило татлы борыч, 1 кило кишер - бөтенесен турап, шуңа 100 грамм песок, 2 аш кашыгы тоз, 100 грамм үсемлек мае. кушасың. Барысын бергә 1 сәгать тирәсе кайнаткач, банкаларга тутырасың.
Кайнатмаларны салкын урында сакларга кирәк.

Ә сез бакча сезонын яптыгызмы әле?
Индус Таһиров, галим:
- Уңыш быел Аллага шөкер булды, бәрәңгесен әйтәсеңме, кишерен, чөгендеренме, җиләк-җимешенме. Кура җиләге хәтта хәзер дә күренгәли әле. Яшелчәләрне подвалда саклыйбыз. Биектау районында йорт сатып алган идек, анда 17ярым сутый җиребез бар, шунда кирәген утыртабыз. Бакча сезоны ябылып тормый бездә, йортта җылылык бар. кышын да баргалап торабыз.

Дания Нуруллина, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Бакчамны туганыма бүләк иттем. Хәзер анда кунак булып кына барам. Чәчәкләр утыртышам, булышам. Мунчабыз, беседкабыз бар. Мин анда ял итәргә барам. Шулай кирәктер дә ул. Хәзер кибеттә барысы да бар. азапланып үстерәсе дә юк. Кышка күп кирәкми безгә, әллә ни ашамыйбыз бит без. Элек халык кайнатмалар әзерләп мәш килә иде. Үзем дә кышка кайната идем. Ләкин консервланган продуктлар белән артык мавыгырга ярамый икән. Тимер банкада озак сакланган кайнатмалар зыянлы булырга мөмкин. Мин туңдырып саклауны өстенрәк күрәм. Болгар борычларын чистартып, берсе эченә берсен тыгып, суыткычта саклыйм,кура җиләген катырам, сөттән бушаган алты шешәгә карлыган тутырып куйдым.

Әхмәт Рәшит, шагыйрь, публицист:
- Сезонны япмаган әле. Баргалап киләбез. Җирне кышка көрәк белән казып калдырдык. Кышка кайнатмалар әлләни әзерләмәдек. Бакчабызда чәчәкләр күбрәк үсә, ә бәрәңгене сатып алабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading