16+

Сарымсак урынын нәрсә белән эшкәртергә?

Фитонцидлары булуга да карамастан, сарымсак үскән урын гематодлар, сарымсак талпаны, фузариозлар белән зарарланган булырга мөмкин.

Сарымсак урынын нәрсә белән эшкәртергә?

Фитонцидлары булуга да карамастан, сарымсак үскән урын гематодлар, сарымсак талпаны, фузариозлар белән зарарланган булырга мөмкин.

Шуңа да элеккеге сарымсак түтәлен башта эшкәртергә,  аннан соң гына ул урынга башка әйбер утыртырга киңәш ителә. 
Иң элек түтәлне мөмкин кадәр тирән итеп казыгыз.  Чүпләрне утап,  туфракны 1 процентлы бакыр купаросы (10 литр суга 100 гр купарос) белән эшкәртегез.  Эремә 2 кв метр мәйданга җитәчәк.  Купарос булмаса,  фунгицидлы препаратлар да ярый (Бактофит, Трихоплант, Фитоспорин-М һ.б).

Моннан тыш, түтәлгә мочевина кертергә кирәк. Аны 1 кв. метрга 10-20 гр күләмендә алалар.  Мочевина керткәннән соң түтәлгә чиста су сибәргә онытмагыз.  
Көз көне сарымсак үскән урынга тирес яисә черегән яфраклар кертергә кирәк булачак.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading