16+

Сарымсакны кайчан утыртырга?

Сарымсакның кышкы төрен безнең зонада сентябрьнең соңгы – октябрьнең беренче ункөнлегендә утырталар иде.

Сарымсакны кайчан утыртырга?

Сарымсакның кышкы төрен безнең зонада сентябрьнең соңгы – октябрьнең беренче ункөнлегендә утырталар иде.

Быел Әбиләр чуагы бу айның уртасына туры килү сәбәпле, көннәр әле дә җылы тора. Шунлыктан сарымсак утырту срогы атна-ун көнгә озайды. Чын салкыннар башланганчы сарымсак тешчекләренең тамыр җибәреп өлгерерлек, әмма тишелеп чыкмаслык ара калуы зарури. 

Сарымсак утыртыласы җирнең уңдырышлы, кояшлы урында булуы мөһим. Җәй көне кыяр, кабак үскән, яхшылап ашланган, ачы булмаган туфракта ул мул уңыш бирәчәк. Сарымсак сазлыклы, су җыелып торган, кирәгеннән артык дымлы туфракта черергә мөмкин. Сарымсак утыртыласы түтәлнең һәр квадрат метрына берәр чиләк черемә кертеп казып чыгу, аннан соң туфракның 10-12 см тирәнлектәге өске катламына берәр стакан көл һәм известь оны, 1 аш кашыгы суперфосфат, 1 чәй кашыгы калий сульфаты сибеп, әлеге ашламаларны тырма ярдәмендә җир белән аралаштыру зарури. Түтәлләрнең биеклеге 18-25 см, киңлеге 1 метр булса уңайлы. Үсемлекләр иртәдән кичкә чаклы яктылык һәм җылылык белән тигез тәэмин ителсен өчен, түтәл төньяктан көньякка таба сузылса отышлы. Рәтләр арасы 20-25 , ә үсентеләр арасы кимендә 8-10 см булырга тиеш.

Суганчаларның сау-сәламәтләрен, дөрес формалашканын, башындагы тешләре саны 5-6дан ким булмаганын сайлау мөһим. Утырту материалың көчле, чирсез, кимчелексез булса, карап үстергәндә технологияне дөрес саклаганда, киләсе елда мул уңышка исәп тотарга була.

Утырту алдыннан сарымсак башларыннан тырнакларын берәмтекләп аралап алып, сыйфатын янәдән күздән кичерәм. Түтәлләрем әзерләнеп беткәч, сарымсак тешчекләрен ярты сәгатькә куе марганцовкалы суга салып торып, бүлбеләрне зарарсызландыра идем. Соңгы елларда туфракны зарарсызландыруга өстенлек бирә башладым. Түтәлгә үзем ясап куйган “Бессараб” эремәсе сиптем. Бүлбеләрне коры килеш утырттым. Сарымсакны бакча җиләге арасындагы ачык урыннарга утыртканда, түтәлдәге туфракка очлы таяк белән тишек ясап, әлеге уемга учлап черемә, бер чәй кашыгы көл салып, бүлбене шуңа утыртучыларны беләм. 

Сарымсакны бик тирән утыртсак, ул соңарып тишеләчәк, башы зур үсмәячәк, ә сай утыртсак, тиз арада тишелеп чыгып, нәни үсентеләрнең өшүе ихтимал. Минемчә, иң отышлы вариант – тешләрне 7-8 см тирәнлектәге буразначыкка тамыр ягын аска калдырып, кабыргаларын төньякка каратып, вертикаль рәвештә тезеп утырту. Сарымсак очыннан туфрак өслегенә чаклы 5-6 см ара калдырып күмдерү отышлы. Үскән вакытта көчлесе көчсезрәген “кыерсытмасын” өчен, тешчекләрнең эрерәкләрен бер тирәгә, вагракларын икенче урынга урнаштыру кулай. 

Сарымсак бүлбеләре исән-имин кышласын өчен, октябрь азагы – ноябрь башында, сарымсак утыртылган түтәлләрнең өстен пычкы чүбе, торф яки черемә белән мүлчәләү тиеш. Әлеге максаттан коелган коры яфраклар таратып, очып китмәсеннәр өчен, чыбык-чабык тарату кулай. Табигый “юрганны” иртә язда җыеп алу авыр түгел. 

Сарымсак апрель уртасында ук баш калкыта башлый, кырауларга бирешми. Иртә язда өстендәге япмасын ачкач, түтәлне тырмалап, арасына 1 квадрат метрга 1 кашык исәбеннән мочевина һәм 2 кашык сыек “Эффектон О” ашламасын бер чиләк суга болгатып сибеп җибәрсәк, сарымсагыбыз тиз арада тернәкләнеп китәр.

Сарымсакны атнага бер мәртәбә мул итеп (1 квадрат метрга 1,5 чиләк су исәбеннән) сугарабыз. Шәхсән үзем аны икенче мәртәбә июнь уртасында «Агрикола для лука и чеснока» белән ашлыйм. Шәп итеп сугарганнан соң, бер чиләк суга 1 пакет (50 грамм) порошок эретеп, түтәлне яхшылап чылатырлык итеп (1 квадрат метрга 3 литр чамасы ) сибәм.

Соңгы ашлау июль башына туры килә. 1 чиләк суда 2 кашык суперфосфат һәм 1 аш кашыгы “Агрикола Вегетта” эретәбез, ул сыеклык 2,5 квадрат метрны сугарырга җитә. Июньнең егермеләрендә кышкы сарымсакның укларын сындырып алу (суырып чыгара күрмәгез!) мәҗбүри, юкса мул уңышка исәп тотып булмый. Гадәттә, түтәлдәге берничәсен махсус рәвештә сындырмый калдырам. Июль азагы – август башында, бүлбеләре өлгереп җитәр алдыннан, уклар башларын югары күтәргәч, аларны төреп алган элпәләре ярылып киткәч, бакчадагы сарымсакны казып алырга һәм киптерергә куярга вакыт дигән сүз. 

Уңышны казып алырга ике атна кала су сибүдән туктыйбыз. Кышкы сарымсакны 0-1 градус җылылыкта саклау отышлы санала. Андый мөмкинлек булмаса, үремгә үреп, йә сабагын кисеп, тамырын газда көйдереп, тозга яки онга күмеп, бүлмәдәге салкынча коры урынга кышка саклауга куябыз. 

Хәмидә Гарипова,
Казан.
фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading