16+

Үсентеләргә дә «массаж» кирәк?!

Помидор, баклажан яки болгар борычы үсентеләре көчле булып үссен өчен, түбәндәге киңәшләрне итә тотыгыз.

Помидор, баклажан яки болгар борычы үсентеләре көчле булып үссен өчен, түбәндәге киңәшләрне итә тотыгыз.

Җылытмагыз. Җылылык артык булганда, алар нечкә һәм биек булып үсә. Температура көндез +22–23 градустан артмасын.

Җылы су сибегез. Суны үсентеләр үсә торган савыт аслыгына кадәр чыгарлык итеп ашыкмыйча сибегез. Икенче тапкыр суны туфрак кипкәннән соң гына сибегез. Суыгыз торган һәм җылы булсын.
Чыныктырыгыз. Ачык грунтка утыртыласы үсентеләр чыныккан булырга тиеш. Балконга яки верандага берничә минутка чыгарып торыгыз. Вакытын көн дә арттырыгыз. Беренче сеансларны болытлы көндә эшлвегез хәерле (яки аларга күләгә төшеп торсын).

Массаж ясагыз. Һәр көнне үсентенең өске өлешен җиңелчә сыйпаштырып торсагыз, нык тамырлы булып үсә. Бу бернинди дә әкият түгел, расланган факт икән. Аның механизмы бик гади: үсемлекне сыйпап тору ул аңа билгеле бер механик тәэсиргә яраклашырга кирәк дигән мәгълүматны бирү.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading