16+

Шау чәчәк атып та, кыяр ни өчен мул уңыш бирми?

Чәчәктә утырган кыярга сокланып, аңардан мул уңыш алырга хыялланып, ә аларның буш чәчәк булып чыгуы күп бакчачыларның кәефен кыра. Моның сәбәбе нидә?

Шау чәчәк атып та, кыяр ни өчен мул уңыш бирми?

Чәчәктә утырган кыярга сокланып, аңардан мул уңыш алырга хыялланып, ә аларның буш чәчәк булып чыгуы күп бакчачыларның кәефен кыра. Моның сәбәбе нидә?

Орлыкның сыйфатында. Кыярның ике-дүрт ел элеккеге орлыкларын чәчәргә кирәк икән. Узган елда җыеп куйган орлыкны кулланмау хәерле. Алардан “хатын-кыз чәчәкләр” бик сирәк үсеп чыга ди. Орлыкларны салкынча урында саклау да буш чәчәк барлыкка килү процентын арттыра.

Нинди урында утыртылган булуында. Кыяр орлыгын ел да бер урынга чәчсәң, туфракта патогеннар (вирус, бактерия, гөмбәчекләр) туплана. Үсентеләр арасы 20 см булырга тиеш.

Кыярны алдагы елда иртә өлгерә торган кәбестә, тамыразыклар, фасоль, борчак, суган, помидор, бәрәңге, болгар борычы үскән җиргә утыртыгыз.

Орлыкның араларын бик тыгыз калдырып чәчү. Куе булып үсеп утыргач, араларыннан җил йөрми, кояш һәм туклыклы матдәләр җитми. Шул сәбәпле соңга калып чәчәк аталар һәм бик зәгыйфь булып үсәләр.

Үзеннән-үзе серкәләнә торган сортларның аскы яфракларның куенында үсеп чыккан үрентеләрне чеметеп алырга кирәк (бишенче яфракка кадәр, 50 сантиметрга кадәрге биеклектәгеләрен).

Бал кортлары серкәләндерә торган сорт һәм гибридларның биш-алты чын яфрагы чыккач, төп үрентене чеметеп алыгыз, бу ян-якларындагы үренте формалашып үсеп китсен өчен кирәк.

Салкын су сибү аркасында да уңышсыз калу куркынычы бар. Суны иртән яки кич белән сибегез. Чәчәк атканчы аны һәрдаим сибәргә кирәк, аннары  киметегез. Һава температурасы уртача 27 градустан югары булса, су сибүне чикләргә кирәкми. Көненә икешәр тапкыр сипсәгез дә ярый.

Азотлы ашлама күп керткән очракта туфракта фосфор белән калий азая. Кыяр үсентесе бик каты үсеп китә китүен, әмма буш чәчәкләре дә бик күп була.
 

Фото:https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading