16+

Шпораларны бетерү ысуллары

Шпораларны бетерү ысуллары

Күпләр: «Үкчәгә шпоралар чыгып җәфалый», - дип зарлана. Алар аркасында йөрү кыенлаша, авырта, үкчәгә бөтенләй дә басып булмый башлый. Авыруны күз белән генә ачыклап булмый, аны бары рентген ясагач кына белергә мөмкин. Йөргәндә авырлык үкчәгә төшмәсен өчен, табан астына биек булмаган валик куегыз. Авыртуны киметер өчен, шпора астына көмеш фольга куеп йөрергә була.

Табиблар авыруның башлангыч чорында махсус олтыраклы (стелькалы) аяк киеме кияргә куша. Авыру көчәеп китсә, аякларга ял, тынычлык таләп ителә. Көндез салкын, кичен исә кайнар компресслар кую файдалы. Шпораларны хирургия ысулы ярдәмендә алдыру да әллә ни нәтиҗәле түгел, чөнки берникадәр вакыттан соң ул яңадан барлыкка килә һәм авыру тарихы янәдән кабатлана. Үкчәгә шпоралар үсү артык гәүдә авырлыгы, умыртка баганасы авырулары булган кешеләргә, яссы табанлыларга, шулай ук үкчәләренә күп көч-басым китерә торган спортчыларга яный. Бу авырудан, нигездә, 40 яшьтән узган хатын-кызлар азаплана.

Халык табиблары исә оек яки оекның табан астына төелгән кызыл борыч салып, көне буе йөрсәң, үкчәдәге шпоралар бик тиз суырылып бетәчәк дип ышандыра. Әлеге ысулны кулланып караган авырулар инде беренче көнне үк авыртуның кимүе турында әйтә. Ярты тырнак сарымсакны угычта уып, шпораларга 3-4 сәгатькә бәйләп куярга була. Әлеге процедураны шпоралар бөтенләй беткәнче кабатларга, әмма яндыра башласа, бу ысулны шунда ук туктатырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading