16+

Солы лачауларыннан битлек

Түбәндәге битлек бит тиресен агарта, үлгән күзәнәкләрдән чистарта, әмма ул бит тиресе сизгер булганнарга бармый.

Түбәндәге битлек бит тиресен агарта, үлгән күзәнәкләрдән чистарта, әмма ул бит тиресе сизгер булганнарга бармый.

1 аш кашыгы солы лачаулары, 1 чәй кашыгы сода, 4-5 аш кашыгы җылы су яки үлән төнәтмәсе кирәк була. Төелгән солы лачаулары белән соданы бергә кушып, өстенә су агызасыз. Барлыкка килгән сыек ботканы дымлы биткә сылыйсыз. Бер минут массаж ясаган кебек ышкып аласыз һәм ун минут тотасыз.

Коры бит өчен:
1 аш кашыгы солы онына шуның кадәр үк алоэ согы, ярты чәй кашыгы даруханәдә сатыла торган глицерин һәм 2-3 аш кашыгы каймак салып болгатасыз да шуны биткә сылыйсыз. 20 минуттан җылы су белән юасыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading